Август азагында 582 мәктәп яңа уку елына әзерлек кабул итү процедурасын уңышлы үтте. Контрольне муниципаль ведомствоара комиссияләр үткәрде. Регионның 61 белем учреждениесе укучыларны капиталь ремонттан соң кабул итте. Өлкәнең 260 яшь укытучысының мәктәптә беренче хезмәт көннәре башланды. Шуларның 139ы авыл мәктәпләрендә эшли башладылар. Яшь мөгаллим-мөгаллимәләр Ишим пединститутын, Тубыл социаль-педагогия академиясен тәмамлаганнар. Берничә кеше Омск, Курган, Казахстан югары уку йортларыннан килгәннәр.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.