Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Февраль » 20 » ВӘЧИР МӘКТӘБЕ ТУГАН ТЕЛ УКЫТУЧЫСЫ
12:34
ВӘЧИР МӘКТӘБЕ ТУГАН ТЕЛ УКЫТУЧЫСЫ

Бигрәк тә шәһәрләрдә һәм аңа якын-тирә авылларда бу хәл көчәя бара. Татар телендә эндәшсәң яисә сорау бирсәң, аларда ноль эмоция. Әйтерсең, бөтенләйгә ишетмиләр. Нигә соң, үз телләре, стенага бәрелгәндәй, борчак төсле кире атыла. Ә менә шәһәрләрдән Геракл киткән саен, татарлар яшәгән авылларда туган телебез элеккечә яшәп килә. Бернигә карамастан, татар теле укытыламы, әллә укытылмыймы – анысы мөһим түгел.

Тел мәсьәләсе буенча Вәчир урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Тимерхан кызы Турышева белән очрашып, әңгәмә корганда ул болай сөйләде:

- Бездә татар телен белмәү проблемасы юк, балалар мәктәпкә  килгәндә үк сөйләм телен бик яхшы белеп киләләр. Алар өйдә, мәктәптә, урамда фәкать туган телдә генә сөйләшәләр.

- Гөлшат ханым, сездә дә бит шәһәрдәге төсле балалар телетапшырулар карыйлар, компьютерлар һәм аның аркылы төрле уеннар уйныйлар. Шәһәрдә аларның балаларга йогынтысы зур, диләр. Ә менә сез ничек уйлыйсыз?

- Безнең татар авылларында балалар өйгә саф татар мохитенә кайталар. Беренче сүзне әниләреннән: "кызым” яисә "улым”ны ишетеп һәм бишектән үк алар олыларның татарча сөйләшкәннәрен тыңлап үсәләр.

- Мәктәптә татар теле, әдәбияты ничек укытыла?

- Башка мәктәпләрдәге кебек бездә дә атнасына берәр сәгать татар теле һәм әдәбиятына бирелүе, әлбәттә, бик аз. Сөйләм телдән башка әле бит аларны әдәби тел грамматикасына да өйрәтергә, аннары 2-3 теманы бер сәгатьтә өлгерергә дә кирәк. Бездә дә биремнәр программага нигезләнеп төзелә, шулай ук телдән укытылган бүлекләр тестларга да кертелә. Әлеге дә баягы, сәгатьләр саны барлык программаны да үзләштерергә ирек бирми.

Татар теле һәм әдәбияты беренче сыйныфтан башлап укытылмавы зур ялгышлык. Бала укуны әлифбадан башларга тиеш. Алар дөрес язарга, укырга, хәрефләрне, сүз ясалышын, сүз төзелешен, тыныш билгеләрен һәм башкаларны өйрәнеп килерләр иде. Моңа әти-әниләр дә борчылып безгә мөрәҗәгать итәләр. Аларның кайберләре әлифба һәм башка дәреслекләр алып, өйдә үзлектән укыталар.

- Гөлшат ханым, сез туган телдә нинди газета, журналлар алдырасыз?

- "Яңарыш”, "Хикмәт” газеталарын һәм "Мәгариф”, "Ачык дәрес” журналларын алдырабыз.

- Туган тел һәм әдәбияттан фестиваль-конкурсларда катнашасызмы?

- Ел саен Тубылга барып җыр, шигырь бәйгеләрендә катнашып, мактаулы урыннар яулап кайтабыз. Татар теленнән ноябрь аенда район олимпиадасында: 11 сыйныф укучысы Альфред Уразаев – 1 урынны, 8 сыйныф укучысы Дилфрүзә Уразова -  2нче урынны, 9 сыйныф укучысы Элина Моталипова 3 урынны яуладылар. Январь аенда өлкә олимпиадасында да катнаштык.

Тубыл шәһәрендә узган "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсында үзем 2 нче урынны алдым. Менә шундый конкурсларда районга яисә өлкәгә чыксак, безнең балалар яхшы укулары, сүзләрне дөрес әйтүләре, телләренең йомшаклыгы белән аерылалар.

"Бу рәсемдә 6 нчы сыйныф укучылары татар теле дәресендә. 6 нчы сыйныфта 10 укучы: 2 кыз, 8 малай. Алар барысы да тырышып укыйлар, актив, пөхтә, акыллы, сәләтле егетләр hәм кызлар. Мәктәп күләмендә алып барылган конкурсларда катнашып гел I урынны алып торалар. Мин үземнең классым белән горурланам. Алар белән эшләү бик кызыклы, күңелле, шатлыклы да. Күбесе малайлар булса да, класста hәрвакыт чисталык хөкем сөрә. Гаилә никадар нык булса, аннан килгән  җылылык та шулкадәр көчле була. Шуның өчен әти-әниләренә дә рәхмәтле мин шундый акыллы, тәртипле балалар үстерүләренә. Киләчәктә тә шундый тырыш булырлар дип өмет итәм, - диде Гөлшат ханым горурланып. - Мәктәптә укыту эшеннән башка сыйныф җитәкчесе вазифасын үтим, аннары "Татар фольклоры” түгәрәген алып барам”.

Гөлшат Тимерхан кызы  чыгышы белән шул ук районның Лаемтамак хакимиятенә керүче Янгутум авылыннан, ул  5 кыз арасында туып-үскән.

Тубыл педагогия училищесын 1991 нче елда тәмамлап, юллама алып Вәчир авылы мәктәбенә укытырга килә. Башлангыч сыйныфларга  белем бирә һәм пионервожатый да була. Шул елларда читтән торып Тубыл педагогия институтын тәмамлап, хәзерге көндә олы сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты, музыка, тарих фәннәреннән укыта.

Пөхтә киенгән, әдәпле, бик тә тыйнак укытучы ул. Үзе туган телне яратканга күрә, балаларга да шул хисне йоктыра алган. Ә татар теле һәм әдәбияты классын күрсәң, ис-акылларың китәр. Монда килеп кергән кеше саф татар мохитенә юлыга. Ул күргәзмәләр, стендлар себер татарларының китаплары белән тулган. Шагыйрьләребез, язучыларыбыз безнең хәзер бик күп бит. Алар белән Вәчир мәктәбендәге укучылар бик горурланалар, шигырьләрне яттан сөйләп, класстан тыш чараларда язучыларыбызның әсәрләрен өйрәнәләр.

Вәчир кебек авыл укучыларыннан, укытучыларыннан һәм балаларын туган телгә өйрәтеп үстергән ата-аналар, әби-бабайлардан үрнәк алып, башка татар авыллары да туган телдә гөрләтеп сөйләшсен, белем алсын иде.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Категория: новости области | Просмотров: 487 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz