Боровой поселогында
капиталь ремонттан соң "Журавушка” балалар бакчасы эшли башлады. Ремонт өчен
өлкә казнасыннан 70 миллион сумнан артык акча бирелде.Җиһазлар сатып алуга 11 миллион сум сарыф
ителде.
Шушы балалар оешмасына
360 сабый кабул ителде. Ачылу тантанасында өлкә губернаторы В.Якушев катнашты.
Тиздән Молодежный поселогында да "Золотая рыбка” яңа балалар бакчасы ачылачак.