Төмән өлкәсенең үсемлек үстерүчеләре бөртеклеләрне урырга керештеләр. Җәен аномаль эсселек, корылык булуына карамастан, беренче нәтиҗәләр куанычлы. Кузаклы һәм бөртеклеләр буенча уртача уңыш – гектарыннан 18 центнер. Былтыр 22 иде. Иң яхшы күрсәткечләр Төмән районы механизаторларында. Гектарыннан уртача 31 центнер урыла. Ә районның кайбер аерым хуҗалыкларында 40 центнерга җитә. Түбән Тәүде районында гектарыннан - 29, Ишим, Казанское, Упоровский, Бердюжский районнарында 10-17 центнер алына..
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.