Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Август » 14 » УРАЗА ГАЕТЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
23:10
УРАЗА ГАЕТЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Әгүзү билләһи-минәш-шайтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахманир-рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Идарәсе һәм дә үз исемемнән барчагызны мөкатдәс Рамазан ае тәмамланып, Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәме җитүе белән ихлас котлыйм!

Ураза гаете – ул безнең өчен изге Рамазан ае белән хушлашу, аңа йомгак ясау. Ошбу айда рухыбызны савыктыру, тәкъвалыгыбызны арттыру өчен һәрберебезгә зур мөмкинлекләр бирелде. Без күп вакытыбызны Коръән укып үткәрдек, мәчетләребездә җәмәгать илә тәравих намазлары укыдык, төнге намазларда, мөбарәк Кадер кичендә Аллаһы Тәгаләдән үзебезнең һәм якыннарыбызның гөнаһ-хаталарын кичерүне сорап догалар кылдык.

Бүген без Рамазан аеның барлык сынауларын уңышлы үтәп, нәфесебезне җиңеп, рух һәм тән сәламәтлегенә ирешә алуыбызга шатланабыз. Ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакъләнү, игелек һәм рәхим-шәфкать кылу мөмкинлеген алды, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайды.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул кылып, Үз ризалыгы өчен булган гамәл-гыйбадәтләребезне дәвамлы, ә тормышыбызны тагын да бәхетлерәк, бәрәкәтлерәк итсә иде, Рамазан ае рухын тормышыбызның алдагы көннәрендә дә сакларга насыйп әйләсә иде, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламаса иде! Амин!

Гасырлар дәвамында башка дин кешеләре белән аңлашып яшәгән газиз дин кардәшләребез!

Исламның миһербанлык һәм игелек кебек асыл кыйммәтләрен саклап, алга таба да күпмилләтле төбәгебездә милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуга ярдәм итәрсез, бер-берегезне кайгыртып яшәрсез, дип ышанам.

Ураза бәйрәме якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысын, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Дөньяларыбызга – саулык, бәхет һәм бәрәкәт телим!

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Олы ихтирам һәм изге догалар белән, Төмән өлкәсе мөселманнары

Диния нәзарәте исеменнән

Галимҗан хәзрәт БИКМУЛЛИН.

 

Категория: новости области | Просмотров: 805 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz