Төмәндә күренекле татарлар
хөрмәтенә аталган урам исемнәре бармак белән генә санарлык. Бу исемлекне
тулыландырыр мәшһүр затларыбыз аз түгел. Әле күптән түгел генә Төмәннең төрле
матбугат чараларында бер урамга Россия Герое Раушан Абдуллин исеме бирелүе
турында мәгълүмат күрергә туры килде. Бу мәсьәләне хәл итүдә өлкә татар
Конгрессы зур роль уйнаганлыгы хәбәр ителгән иде анда. Шул уңайдан, шатлыклы
хәлне тулырак ачыклап китәр өчен мин Конгрессның мәдәният һәм җәмәгатьчелек
белән эшләү департаменты җитәкчесе Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкаловага мөрәҗәгать
иттем.
- Вәлимә Сәгыйтовна, урамнарга
абруйлы якташларыбыз исемнәрен бирү турындагы идеяне кайчан тормышка ашыра
башладыгыз?
- Татар җәмәгатьчелеге соравы
буенча 2010 нчы елда Төмән шәһәре хакимиятенә шәһәр урамнарына Бөек Ватан
сугышы ветераны, Ржев һәм Төмән шәһәрләренең Мактаулы шәхесе, Дан орденнары
тулы кавалеры, җәмәгать эшлеклесе Хәбибулла Хәйрулла улы Якин һәм Көньяк
Осетиягә каршы сугышта батырлык күрсәткән Россиянең тынычлыкны саклаучылар
армиясе солдаты, Россия Герое Раушан Мөхәммәт улы Абдуллин исемнәрен бирү турында
мөрәҗәгать юлладык. Хатка җавап итеп шәһәр хакимиятеннән Җиңү скверыннан алып
Мельникайте урамына хәтле Валерия Гнаровская урамы буйлап урнашкан җирнең
«Хәбибулла Якин бульвары» дип аталганы турында хәбәр һәм раслау өчен
хакимиятнең 2010 елның 16 декабрендә кабул ителгән 1321 нче карары күчермәсен алдык. Ә инде үткән ел
Көнчыгыш административ округының зур бер урамына Раушан Абдуллин исеме бирелү
турындагы 2 октябрьдә кабул ителгән карар белән таныштык. Ул Федюнинский-Широтная
урамнары чатларында, Мельникайте белән Николай Федоров урамнары арасында
урнашкан.
Хәбибулла Якин бульварында карлар
эрүгә татар җәмәгатьчелеге белән өмә үткәрәсе иде. Монда чистартып,
агач-чәчәкләр утыртырбыз дип уйлыйбыз. Бу эштә булышучылар табылыр, әлбәттә.
Милләтебезнең билгеле шәхесләре
исемнәрен мәңгеләштерү эшен дәвам итәчәкбез. Бүгенге көндә тагын берничә
күренекле кеше исемнәре белән урамнарны атау турында шәһәрне төзү
департаментына үтенеч әзерлибез. Якташларыбыздан да тәкъдимнәр көтәбез.
- Күркәм эшләрегез өчен рәхмәт, Вәлимә
Сәгыйтовна, уйлаган теләкләрегез тормышка ашсын.
Гөлнур Вәлиева.
|