Бу арада өлкә губернаторы В.Якушев РФ һәм
Украинаның Урал федераль округы регионнары II Форумында катнашты. Киевның
"Украина йорты”нда Урал регионының күргәзмә-презентациясе оештырылды. Форумның пленар утырышында түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда регионара
хезмәттәшлек итү буенча килешүләргә кул куелды.