9 нчы февральдә Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә себер
татарларының югалып барган фольклорын туплап, эшкәртеп халыкка кайтаручы, оста
җырчы Әлминур Патршинага 60 яшь тулу уңае белән хәтер кичәсе узды.
Кичәгә мәрхүмәнең иҗатташлары, авылдашлары, себер татарларының авыз иҗаты белән
кызыксынучылар килделәр. Кунакларны үзәк хезмәткәрләре җылы каршы алып камин
залында әзерләнгән өстәлләргә озаттылар. Чараны алып баручы "Төзүче” милләтләр
мәдәнияте йортының татар бүлеге мөдире Гөлфия Хәлитова кыскача Әлминур апаның
тормыш юлын сөйләп, сүзне өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты
җитәкчесе В.Ташкаловага бирде. Ул бергә эшләгән елларны искә төшереп, 10 көн
элек Вагай районы, Тугыз авылында булганда фольклорчыбыз каберенә барып кайтуын
әйтеп үтте. Озак еллар "Рамай” халык ансамблендә бергә җырлаган Клара
Кучковская да истәлекләре белән бүлеште. Әбүзәр Миннебаев мәрхүмә исеменә
багышлап дога укыды, аннары курай, тальян гармунда сыздырып себер татарлары
көйләрен уйнады. Хәким Мирхәйдәров себер татар мәдәниятендә Ә.Патршинаның тирән
эз калдыруын, авылларга йөреп җыйган халык җырларын нотага салырга булышкан
Әхтәм Назыровка рәхмәт әйтте. Алар эшкәрткән җырларны Татарстан җирендә
башкарып мактаулар яулап кайтуларын сөйләде. Өлкә Конгрессының башкарма
директоры Ринат Насыйров мәрхүмәне хөрмәтләп килгәннәргә, ел саен искә алып
хәтер кичәсе уздырып торучы татар мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Кәримовага,
хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Аның сүзенә Әлминур апаның авылдашлары
да кушылдылар. Кичәдә "Сүнмәс хисләр”, "Әхтәмүшки” (җитәкчеләре
Ә.Назыров), "Дуслык” (Х.Мирхәйдәров), "Рамай” (К.Кучковская) ансамбльләре,
җырчы Чулпан Акъярлы Ә.Патршинаның репертуарыннан җырлар башкардылар, себер
татарларына хас булган уеннар уйнап күрсәттеләр. Аралашып, фикер алышып, якты
истәлекләр белән бүлешкәннән соң кунаклар мәрхүмәнең рухына кабат дога
укыдылар.
Р.КАНГАЗИНА.
|