Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Январь » 31 » УКЫТУЧЫ ЕЛЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
20:45
УКЫТУЧЫ ЕЛЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ

Мин Төмән районы, Индрәй урта мәктәбендәге чараларны тамаша кылдым. Монда укучылар талантлы: җыр-бию, шигырь сөйләүләр, сәхнәләштерелгән күренешләр, юмор – барысы да Укытучыны хөрмәтләүгә багышланган иде. Укытучы елының башлануы белән котларга авыл администрациясе башлыгы И.М.Латыйпов та килгән. Ул укытучы авторитетын гаиләләрдә сакларга кирәк, диде, аның  һәркем өчен дә олы зат булуы бәхәссез икәнлеген аңлатырга кирәклеген белдерде.

Аннары мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары К.Н.Тилимбаева кыскача гына уңышлары, планнары белән таныштырды, әле яңа гына булып үткән өлкә олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты буенча катнашып, призлы урыннар яулаган Илсөяр Речаповага, Айсылу Балдинага, Венера Абтубаковага Мактау грамоталары тапшырды, барлык педагогларны бәйрәм белән котлады. Мәктәптә хәзер 189 бала укый, шуның 77се "4” һәм "5”кә өлгерәләр, быелгы чыгарылышка өметләре зурдан, анда медальгә лаеклылар да бар. Укытучылар коллективының  яртысы диярлек авылныкылар булуы да сөенечле. Ветеран-укытучы Г.Х.Сагитуллина авыл һәм мәктәп музейларын булдыручы, әйдәп баручы буларак, белем учагының тарихы турында сөйләп китте:

- Индрәйдә үткән гасыр башында гарәп имласы белән ике класс укыганнар, аннары башлангыч мәктәп ачылган, агач мәктәптә укый башлагач, 1970 нче елда гына аңа сигезьеллык статусын биргәннәр. Шул елдан бүгенге көнгә кадәр 48 чыгарылыш булган. 2000 нче елда яңа кирпеч белем йорты, якты, зур класслар төрле биналар арасында йөгереп йөргән коллектив, барлык авыл халкы өчен дә чиксез шатлык алып килде.

Ата-аналар, кунаклар классларга ачык дәресләргә таралыштылар, соңрак барысы да волейбол ярышын күзәттеләр. Шулай үзләрен борчыган мәсьәләрне баласының укытучысы белән уртаклашып, аның дәрестә ничек катнашуын күреп, ял итеп кайтып киттеләр алар.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: 2010 ел – Укытучы елы | Просмотров: 597 | Добавил: Fuckir72 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz