1 сентябрь көнне Төмән районы, Друганово авылы кырларында ОАО ”Совхоз Червишевский” комбайннары соңгы икмәкне урдылар. Районда тулаем 34 мең тонна бөртеклеләр җыелды. Өлкәдә беренче булып кыр эшләрен тәмамлаучы Төмән районы игенчеләрен котларга губернатор В.Якушев килде. "Корылык шартларында башка регионнарга караганда безнең өлкә югары уңыш ала. Кырларыбызда тырыш, эш сөючән хезмәтчәннәр эшли. Барлык авырлыкларга карамыйча, авыл хуҗалыкларына ярдәм итү шул ук дәрәҗәдә калачак”, - диде губернатор.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.