Ике ел элек Голышманово кошчылык фабрикасында беренче йомырка салучы тавыклар партиясе барлыкка килде. Былтыр предприятие сәүдә челтәрләренә 74 миллион йомырка озатты. Хәзер алтынчы корпусны төзиләр. Аны ачу белән кошның саны 407 меңгә җитәчәк. Банкрот булган предприятиене ЗАО ”Боровская птицефабрика” үз канаты астына алды. Иске кирпеч цехлар заманча җиһазландырылган яңа корпусларга алышынды. Ел башыннан шушы фабрикада 42 миллион йомырка җитештерелде.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.