Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2011 » Апрель » 15 » ТУКАЙГА НИСБӘТ ИТЕЛГӘН ҺӘМ ӨЙРӘНЧЕК ШИГЫРЬЛӘР
15:42
ТУКАЙГА НИСБӘТ ИТЕЛГӘН ҺӘМ ӨЙРӘНЧЕК ШИГЫРЬЛӘР

26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн (1886-1913).

ТУКАЙГА НИСБӘТ ИТЕЛГӘН ҺӘМ ӨЙРӘНЧЕК ШИГЫРЬЛӘР

Укыгыз, кызлар, укыгыз!

Күп хәлләрне белегез!

Остабикәләрне ташлап,

Мәктәпләргә керегез!

Муллалар сезне укытмыйча,

Сезнең үзәккә үтәләр;

Мәдрәсәдә яшь егетләр

Сездәй кызны көтәләр.

Конфет ашаган акчагыз

Үз яныгызда калсын;

Инлек-кершән акчалары

Ваклап җыела барсын.

Шулай ваклап җыйсагыз да,

Бер кесә алтын тулыр;

Тамчы-тамчы тамган судан

Тирән диңгезләр булыр.

Бу шигырь Тукай үзе исән чагында басылмаган. Уральскида Мотыйгый мәдрәсәсендә Тукай белән бергә укыган Шәриф Каюмов аның шигыре дип үзенең истәлекләрендә китерә. (Бу истәлек Г.Ибраһимов исемендәге институт архивында саклана; Г.Тукай фонды). Шигырьнең язылу датасы мәгълүм түгел, шулай да аны 1901 ел ахыры яки 1902 ел башында  (Ш. Каюмов ”Мотыйгыя”гә 1902 елның көзендә килә) язылган өйрәнчек шигырьләрнең берсе дип кабул итәргә мөмкин.

 

***

Мөгаллим Нурый

Зур чалма урый,

Халыкка тугъры

Күрнә, дустларым,

Мөгаллим надан –

Укымый калган;

Укыта ялган,

Аңла дустларым.

Нурый да тугъры –

Кыйшык торбадан

Төтеннәр тугъры

Чыкса, дустларым.

Ватык та тишек

Тәрәзә-ишек;

Хәлфәсе –кыйшык

Авыз, дустларым.

Бу шигырь дә Тукай үзе исән чагында басылмаган. Ш. Каюмов истәлекләреннән алып, беренче дүрттомлык китапның 1 нче томы "Искәрмәләр”енә керештә китерелгән. Язылу датасы куелмаган. "Тукайның 1905 елга чаклы ук язылган” шигырьләреннән берсе дип кенә күрсәтелгән. Замандашларының Тукай турындагы хатирәләреннән шигырьнең язылу вакыты 1902 ел ахыры яки 1903 ел башы булырга тиеш дигән нәтиҗә чыга.

 

***

Туйга бардым мин бүген: эчтем кымыз;

Кеше бик күп, бүлмәбез булды тыгыз.

Күп эчелгән – шартлый язды корсагым;

Һич үкенмим, андый туй булмас тагын.

Итчеләр, тиречеләр бик күп иде,

Ит исе, тире исе аңкый иде;

Таз Сабир, Сучы Шакир, Күктәк Галим

Чакырылган. Мөрсәлим һәм Мөстәкыйм.

Бар да сөйли кайда нәрсә алганын,

Бу базарда күпме табыш калганын.

Шул кадәр туйдым тире, ит исенә. –

Валлаһигазим, икенче бармамын!

Тукай үзе исән чагында басылмаган. Язылу датасы юк. " Тукайның 1905 елга чаклы ук язылган” шигырьләреннән берсе дип кенә күрсәтелгән. Бу шигырь миллионер М. Гобәйдуллинның улы яшь сәүдәгәр Садыйк Гобәйдуллинның (1880-1929) туена барып кайткач язылган.

Шагыйрьнең биш томдагы әсәрләрен кулланып

Д.ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Просмотров: 529 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2025
    Хостинг от uCoz