Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Сентябрь » 17 » ТУГАН КӨНЕГЕЗ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
22:45
ТУГАН КӨНЕГЕЗ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Хөрмәтле "Яңарыш” мөхәррире Алсу Мөхәммәтәмин кызы, сезнең милләт җанлы хезмәткәрләрегез!

"Яңарыш”ның нигез ташын салып, аны өлкәдә генә түгел, бөтен илгә дә таныткан Азат Гыйззәт улы кул астында эшләп, күп тәҗрибә алган, журналист дәрәҗәсенә ирешкән "кызлары”, Азат абыегыз сызган юлдан тайпылмыйча, газетаны тирән эчтәлекле язмалар белән баеттыгыз. Өлкән буын хәбәрчеләргә алмашка яшьләрне тәрбияләдегез, гореф-гадәтләрне, йолаларны кайтартасыз. Онытыла башлаган мәгърифәтчеләрнең, геройларның исемен халыкка җиткердегез. Ил белән бергә атлаган бик күп исемнәрне күрсәтеп, халыкны борчыган проблемаларны яктырттыгыз. Фидакарь эшегез өчен үзегез дә мактауга, бүләкләүгә лаек булдыгыз. Сезне ихлас күңелдән 23 еллек бәйрәмегез белән тәбрик итәм, газетаның беренче көненнән үк битараф булмаган хәбәрчегез исеменнән иҗади уңышлар, гаилә бәхете, тирән сәламәтлек телим.

Ихтирам белән Нәркәс НӘБИУЛЛИНА.

* * *

«Яңарыш» хезмәткәрләрен ихлас күңелдән газетаның 23 еллык туган көне белән тәбриклим. Редакциягә барып, "Яңарыш”ка даими язылып торам, кайчан гына килмә, кызлар ачык йөз белән каршы алалар. Аларагы чын күңелдән исәнлек-саулык, бәхет, озын гомер, иман байлыгы телим.

Гел елмаеп, көлеп яшәгез сез,

Беркайчан да кайгы килмәсен.

Йөзегездә һәрчак кояш нуры

Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.

Изге теләкләр белән Хөҗҗәт Айнуллин.

* * *

Хөрмәтле "Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре!

Сезне һәм иҗат җимешегез "Яңарыш” газетасын Вагай районы укучылары исеменнән 23 еллык туган көне белән котлыйм һәм изге теләкләр белдерәм.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете,  эшегездә зур уңышлар, рухи байлыгы теләп калам. Сез татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятын саклап калу бурычын зур намус белән үтисез. Газетабыз иң популяр иң файдалы, милләт өчен иң кирәкле басмага әверелде. "Яңарыш” мәңге яшәсен, аның дуслары көннән-көн артсын. Газета редакциясенә чиксез илһам, яңа укучылар һәм хәбәрчеләр.

Сезнең тормыш юлы матур тарих,

Күпләр өчен үрнәк булырлык.

Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,

Сезнең гомер – безнең горурлык.

Фатыйма Вабиева. Вагай районы.

Категория: новости области | Просмотров: 628 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz