Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Май » 2 » ТУБЫЛЛЫЛАРГА ФИДАКАРЬ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮЧЕЛӘР
01:39
ТУБЫЛЛЫЛАРГА ФИДАКАРЬ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮЧЕЛӘР

Март аенда үткән "Сәүдә һәм халыкка көнкүреш, торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүчеләр көне” уңаеннан Тубыл шәһәр хакимияте бинасында фидакарь хезмәт итүче әлеге һөнәр ияләрен зурладылар. Бүләккә лаек булучылар арасында  шәһәрнең ООО "Лифтремонт” (җитәкчесе А.С.Сәйфуллин) оешмасында хезмәт дисциплинасын бозмый, шикаятьсез, үз вазифаларын зур җаваплылык белән башкарган милләтебез егетләре барлыгы безне сөендерде. Шәһәр хакимияте исеменнән Рәхмәт хатына ия булучылар – Газинур Радик улы Измайлов белән Илнур Динар улы Мадъяров иделәр.

Егетләребез икесе дә Тубыл шәһәрендә туып-үскәннәр. Газинур  педагогия институтын тәмамлап, 2006 нчы елда әлеге оешмага лифтлар буенча электромеханик булып эшкә керә. Ә Илнур Динар улы урта һөнәри белем алгач ук хезмәт юлын башлый. Шуннан бирле 11 ел вакыт үткән. Эшләре белән таныштырып, алар: ”Без Сумкино авылы, шәһәрдә 4 нче, 3 нче А микрорайоннарындагы йортлардагы лифтларны тикшереп, аларны ремонтлап, даими эшләүләрен тәэмин итәбез. Лифт эштән чыккан очракта, кешеләр диспетчерга шалтыраталар, ул безгә хәбәр итә. Ләкин лифтлар имин эшләп торганда эшсез утыралар дип уйлау дөрес булмаячак, чөнки план буенча, без көн саен бер лифтның механизмын тикшереп, яңартып торабыз. Нинди эшләр башкарганыбыз лифтның индивидуаль карточкасына языла бара. Елына бер мәртәбә өлкә инженер үзәгеннән комиссия килеп капиталь тикшерү үткәрә. Эшебезне яратып башкарабыз, коллектив дус, бердәм. Җитәкчебез - Айсатулла Суппатулла улы бик җаваплы, кешелекле һәм милләт җанлы, аңламаган җирдә аңлатып, күрсәтеп, өйрәтеп җибәрергә дә иренми”, - дип сөйләделәр. Хезмәтләре турында минем күбрәк беләсем килде, ләкин аз сүзле, үтә тыйнак булган егетләребез үзләрен: "Гади эш кенә башкарабыз”, - дип ышандырырга тырыштылар. Беренче карашка, бәлки, шулайдыр да. Тик менә күп катлы йортта 2-3 сәгатькә генә лифт тукталып карасын әле! Шушы вакыт эчендә дә күпме кеше җафа чигеп, җайсызлык кичереп өлгерә. Димәк, бу егетләр чынлап та, кеше тормышын яхшы якка үзгәртеп, җиңеләйтеп, халыкка шатлык, бәхет бүләк итүчеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Категория: новости области | Просмотров: 516 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 4
    Гостей: 4
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz