Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2012 » Ноябрь » 15 » ТУБЫЛДА ҺӘЙКӘЛ АЧЫЛДЫ
15:38
ТУБЫЛДА ҺӘЙКӘЛ АЧЫЛДЫ

Узган атнада Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгының һөнәри бәйрәмнәренә туры китереп, Тубыл  шәһәренең дүртенче микрорайонында урнашкан Россиянең эчке эшләр министрлыгының Тубыл бүлеге каршында ун ел элек  һөнәри бурычларын үтәгәндә вафат булган хезмәткәрләр хөрмәтенә ачылган мәрмәрдән ясалган һәйкәл янына мөселманнар символы -  ярымай куелды. Аның икенче ягында христианнар символы – тәре бар иде. Ике символның янәшә куелуы - дөрес карар икәнлеген катнашучыларның чыгышлары дәлилләде. Һәйкәл ачылу тантанасында Тубыл полиция бүлегеннән вәкилләр, шәһәр Думасы рәисе Н.П.Зольников, шәһәр мәчете имамы И.К.Сухов, ветераннар, иҗтимагый оешма әгъзалары катнаштылар. Тубыл мәчетеннән Ибраһим хәзрәт: ”Без нинди диндә булсак та, без барыбыз да бер дәүләттә - Россиядә яшибез. Ул безнең туган илебез», - диде. Янәшә куелган ике символ толерантлык, халыкара татулык хисләрен уята, бер-береңә хөрмәт күрсәтергә кирәклеген раслый. Ветераннар иҗтимагый оешмасыннан чыгыш ясаучы Николай Малыхин зур ярдәм күрсәткән Хәсән, Хөсәен Арангуловларга рәхмәтләрен белдерде. Якташларыбызның якты  истәлеге хөрмәтенә куелган һәйкәлгә шәһәр хакимияте вәкилләре  чәчәкләр салдылар. Тубыл шәһәреннән вафат булган унсигез егетнең ата-аналарының елдан-ел кайгылары яңара тора. Бу көнне  Россиянең эчке эшләр министрлыгының Тубыл бүлеге бинасында тарихи музей ачылды. Тормыш иминлеген, тынычлыгыбызны   саклаучыларны, бурычларын тугры үтәүче полиция хезмәткәрләренә  Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Мактау кәгазьләре, икенче дәрәҗәдәге  "Хезмәттә күрсәткән батырлыгы өчен” медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тубылда һөнәри бәйрәмгә багышланган мәдәни чара "Синтез” мәдәният сараеның концертлар залында дәвам итте.  

Р.Умитбаева.

Категория: новости области | Просмотров: 385 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 9
    Гостей: 9
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz