Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Апрель » 17 » ТУБЫЛДА ДЕПУТАТЛАР КӨНЕ
14:02
ТУБЫЛДА ДЕПУТАТЛАР КӨНЕ

Тубыл шәһәр Думасы депутатлары эшлекле очрашу белән себер-татар мәдәният үзәгендә, мәчеттә, унбишенче мәктәптә булдылар. Әлеге чарада шәһәр хакимияте башлыгы В.Мазур, шәһәрнең хакимият структуралары җитәкчеләре дә  катнаштылар. Мәдәният үзәгендә кунаклар игътибарына балаларның чыгышлары, Я.К.Зәнкиев музеена экскурсия тәкъдим ителде, үзәк җитәкчесе С.Ф.Ильясов эш юнәлешләре белән таныштырды. Очрашу вакытында шәһәр Думасы рәисе Н.П.Зольников Н.Я.Маметовага Рәхмәт хаты тапшырды. Унбишенче мәктәптә дә кунаклар укучылар чыгышларын яратып карадылар. Мәктәп музеенда Р.Кутумова җитәкчелегендә балалар экскурсия алып бардылар. Кунакларны иҗтимагый оешмаларның  эшләре дә кызыксындырды. С.З.Хисмәтуллин, директор, округ депутаты һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе дә буларак, башкарган эшләре буенча кунаклар игътибарына  экраннан видеоролик күрсәтте. Аннары "Милләтләр арасында үзара әңгәмәдә  тәрбия, мәдәният” темасына чыгышлар яңгырады. Пушкин урамындагы мәчеттә имам Ибраһим Сухов белән сөйләшкәндә, яшьләрне тәрбияләүдә әхлакый тема мөһим урын алып торырга тиешлеге турында сүз алып барылды, архитектура һәйкәле дип саналган мәчетебездә әле реконструкция эшләрен дәвам итәргә кирәклеге турында да әйтелде. Очрашулар якташларыбыз күңелләрендә яңа өметләр уятты, нәтиҗәсе уңышлы булсын иде.

Римма УМИТБАЕВА.

Г.Саитов фотосы.

 

Категория: новости области | Просмотров: 424 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 6
    Гостей: 6
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz