Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Январь » 31 » ТУБЫЛДА ЧИБӘРЛӘР БӘЙГЕСЕ
20:38
ТУБЫЛДА ЧИБӘРЛӘР БӘЙГЕСЕ

Шәһәрнең 15 нче мәктәбендә ”Себер йолдызы” һәм "Татар егете” бәйгеләре үтте.Кастинг үткән чибәр кызлар, булдыклы егетләр  җырлап-биеп, туган телдә шигырьләр сөйләп, сорауларга җавап биреп залда утыручы тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар. Бәйгедә катнашучылар арасында Коръән сүрәләрен укучылары, шәрык кызлары биюен  башкаручылары да  булды. Яшьләрнең күбесе  авыллардан килгәннәр иде, алар туган телләрендә камил  сөйләшә  белүләре белән аерылып тордылар. Юлианна Садыйкова, Рузилә Мирасова, Елена Мөхетдинова, Лилия Мөхәммәтрәхимова, Зиннур Юмашев, Рәсүл Шәйморатов, Рушан Абдрахманов, Исмаил Сәетчапаровның чыгышлары  татар моңы, туган телебез, динебезнең югалмаячагын тагын бер мәртәбә раслады. Ә шәһәр кызлары, егетләре профессиональ дәрәҗәдә җырлап, оста биеп тамашачыларны, жюри  әгъзаларын да таң калдырдылар. Жюри рәисе - өлкә татар Конгрессының башкарма директоры Р.Х.Насыйров, әгъзалары В.С.Ташкалова, К.С.Садыйков, С.З.Хисмәтуллин, Н.Ф.Хәкимова: ”Бәя бирүе бик авыр булды, бөтенесе чибәр, матур,  иҗади чыгышларын  тырышып әзерләгәннәр. Быел катнашучылар, хәтта шәһәрнекеләр дә, әдәби телдә сөйләшүләре белән аерылып тордылар. Бу бик шатлыклы яңалык”, -  дип  сөйләделәр. 3 нче урын Дарина Моратова, Мөхәммәтьяр Нигъмәтуллинга, 2 нче урын Ирина Хәбирьянова, Рәсүл Шәйморатовка бирелде.Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы иң чибәр, сокландыргыч елмаюы, биюе белән аерылып торган Алисә Арангулова беренче урынга лаек булды, егетләрдән беренче урынны Рушан Абдрахманов яулады. Алисә җырларга, биергә ярата. Өлкәннәргә хөрмәт белән карый, милли, дини бәйрәмнәребезне белә. Ашлар үткәргәндә әбисе белән әнисенең беренче ярдәмчесе.  Рушан  туган Казанлы авылының табигатен ярата. Аңа тыйнак, тәүфыйклы, тәртипле, акыллы кызлар  ошыйлар. Хәзер ул 11 нче сыйныфта укый, киләчәктә юрист булырга хыяллана. Бәйрәм тантанасы быел оешкан рәвештә үтте. Бәйге барышында тамашачылар өлкә татар Конгрессының эше белән танышып, Р.Х.Насыйровның чыгышын зур әһәмият белән тыңладылар, видеодан Конгресс башкарган эшләр яктыртылды. 

Р.УМИТБАЕВА.
Категория: новости области | Просмотров: 700 | Добавил: Fuckir72 | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 1
1 Гали  
0
Я радуюсь тому, что такие мероприятия проходят среди нас сибирских татар. И будущее наше в их руках. В красивых добрых богатырей и милых очаровательных девушках. Чистота порядочность и честность спасут наш народ от хаоса. На мой взгляд жюри был объективным и определил достойных победителей.
С уважением фото видео оператор Гали.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz