Бу көннәрдә
дзюдо буенча Төмәндә узган 23 яшькәчә яшьләр арасындагы Европа чемпионатында
Россия җыелмасы 14 медаль яулады, гомуми команда зачетында беренче урынга
чыкты.Өлкә үзәгенә 38 илдән бил
сынашырга 307 спортчы килде. Франция, Италия, Германия, Греция, Польша, Төркия,
Норвегия, Россия һәм башка илләр вәкилләре катнаштылар. 14 авырлык
категориясендә бүләкләр уйнатылды. Россия җыелмасына өч Төмән спортчылары да
теркәлде. 100 килограммнан да артык категориядә төмәнле Сергей Прокин алтын
медаль яулады.Дзюдо буенча Европа
чемпионаты күптән түгел Төмәндә узган абсолют дөнья чемпионаты кебек югары
дәрәҗәдә уздырылды.