Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Июнь » 14 » “ТОРМЫШ - МӘҢГЕЛЕК ХЕЗМӘТ УЛ”
22:00
“ТОРМЫШ - МӘҢГЕЛЕК ХЕЗМӘТ УЛ”


Бүген безнең редакциядә кунакта мөхтәрәм шәхесебез "Россиянең атказанган автомобиль транспорты хезмәткәре” исемен йөртүче Төмән шәһәр Думасы депутаты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Сабир улы Зиганшин.


Ул Төмән районы, Талмы авылында 1940 нчы елда колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән эш күреп үскән егет олы юлга бик иртә баса. Илебез каршындагы изге бурычын үтәгәннән соң, башта 6 нчы автотранспорт хуҗалыгына шофер булып эшкә керә, 1973 нче елны такси паркына күчә, аннары  биш ел 5 нче автотранспорт предприятиесенең директоры булып эшли. 1987 нче елдан 2005 нче елга хәтле "Шәһәр махсус автохуҗалыгы” җитәкчесе вазифасын башкара. Шушы елларда югары дәрәҗәдә күрсәткән хезмәте өчен оешма Россия һәм Төмән өлкәсендә иң яхшы предприятиеләр исемлегенә керә. Гади халык белән тыгыз эшләгәнгә күрә, аны борчыган проблемалар аңа якыннан таныш, аларны чишәр юлларны эзли, тормышны яхшырту турында  уйлана.

Озакламый Ришад Сабирович  шәһәр Думасы депутаты булырга теләк белдерә, ә уңыш үзен озак көттерми. 2003 нче елда ул өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп сайлана һәм бүгенге көнгә кадәр алыштыргысыз җитәкче ролен үти. 2009 нчы елда Р.Зиганшин "Махсус автохуҗалык” оешмасына генераль директор урынбасары вазифасына кайта.

- Ришад Сабирович, гади авыл малаена дөньяга чыгуы, күтәрелеп китүе җиңел булмагандыр?

- Әйе, без гаиләдә ун бала үстек. Бөек Ватан сугышы, ачлык еллар бит, әти-әнигә безне аякка бастырасы бик авыр булды. Шуңа да хезмәт юлым бик иртә башланды. Бары тик үзеңә генә ышанырга кирәк иде, физик эштән курыкмау, тырышлык, максатчанлык кына алга этәрде.

- Ришад Сабирович, сезнең белән очрашыр алдыннан, күп кенә рус һәм татар телендәге газеталарны актарырга туры килде. Мәсәлән, "Яңарыш” газетасында  "Махсус автохуҗалык”оешмасын җитәкләгән елларда ук хәйрия эше белән шөгыльләнгәнегез күрсәтелгән. Сездән ярдәм күргән кешеләрдән килгән рәхмәт хатлары бастырылган. Рөхсәт итсәгез, 1999 елның 83 нче санында А.Сәгыйтовның "Игелекле җитәкче” дигән мәкаләсеннән Төмән Җәмигъ мәчете имамы Галимҗан хәзрәт Бикмуллинның сүзләрен китерәм: ”Кайчан гына мөрәҗәгать итмә, ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Мәчет төзегән вакытны әйтмим дә. Инде менә мәчеткә ремонт ясарга вакыт җитте. Ришад абый үзе тимер калай табып, эшчеләре белән ябып чыкты. Әле менә Ямбай мәчетендә аларның экскаваторы берничә көн эшләде, анда җылыту системасын ремонтладык. Техниканы һәрвакыт бушлай бирә”. Минемчә, әгәр кеше турында күбрәк белергә теләсәң, аның кылган гамәлләрен бер җепкә тезеп карарга кирәк... 

- Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, - дигән бит борынгылар. Ләкин кайчак бу турында онытып, "Мин шундый игелек эшләдем әле!”- дип күкрәк киереп йөрергә яратабыз. Баксаң, шул рәвешле гөнаһ кылабыз икән...

 

 

 - Шулай да?

- 27 нче округ буенча депутат хезмәтенә керешкәч, Кырынкүл, Березняки, Верхний Бор, Яңавыл, Матмасс авылларында күзгә күренерлек үзгәрешләр булды: электр уты, газ кертелде, юлларга асфальт түшәлде, суүткәргечләр, тротуарлар булдырылды, балалар өчен уен һәм спорт мәйданнары ясалды. Сугыш һәм тыл ветераннарына, бәхетсезлеккә юлыкканнар, сырхау-мохтаҗлар, ятимнәргә дә хәлдән килгәнче ярдәм итәргә тырышабыз. Безгә бит күп очракта матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, хөкүмәт акчасы белән теләгәнчә кулланырга ярамый, рөхсәт алыр өчен күпме инстанцияләр аша үтәргә туры килә. Билгеле, кайвакыт күңелсез хәлләр дә килеп чыга, әмма хәлдән килгән кадәр тырышабыз.

- Ришад Сабирович, автономиянең соңгы еллардагы эшчәнлеген ничек бәялисез?

- Эшләр бара. Ел да өлкә күләмендә Сабантуйлар, "Таң йолдызы”, "Салават күпере” балалар, "Дуслык күпере” милләтләр фестивальләре оештырыла. Мәдәният көннәрендә районнардан ерак булган авылларга барып концертлар куябыз. Элек өлкәдә 6 район автономиясе эшләгән булса, бүген аларның саны 15кә җитте. Һәм урыннарда алар бик тырышып эшлиләр.

- Сезнеңчә автономия җитәкчесе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Мин бу урында энергиясе ташып торган, төбәк хакимияте белән тыгыз бәйләнештә эшли ала торган яшь эшкуарны күз алдына китерәм. Ни өчен эшкуар? Чөнки кулда карандаш тоткан килеш кенә эш башкарып булмый ул. Автономия – иҗтимагый оешма, үзенең акчасы юк. Халыкка ярдәм итәргә кирәк, хәтта гади генә очрашуга барганда да, мәсәлән, әби-бабайларга, ди, ничек коры кул барып керәсең?! Халыкны яратырга тиеш ул, телефон аша гына идарә итмичә, халык арасында  булырга тиеш.  Хөрмәтне  ул халыкка күрсәткән эше белән яулар. Халык бездә яхшы, аның белән эшләп була...

- Ришад Сабирович, өлкәдә нинди генә чара үтмәсен, сез һәрвакыт беренче сафта, белгәнебезчә, аларның күбесе ял көннәрендә үткәрелә. Шулардан калган буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

- Бала чактан эшләп үскәнгә, җирдә казынырга яратам. Мин бик иртә торам, бакчага чыгып яшелчәләргә су сибәм, үскән чүп үләннәрне утыйм. Чәчәкләр яратам, күпьеллыкларны утыртырга тырышам. Күк төстәге чыршылар үстерәбез. Быел алмагачлар, чияләр чәчәк аткан вакытта көн салкын булды, димәк, уңыш аз булачак. Ә кура җиләге белән карлыган мул булыр дип өметләнәм. Бәрәңге дә утыртабыз, помидор-кыярны ел саен хатыным 30-40 банкага хәтле тозлый. Кайнатмалар, компотлар белән Рабига Мөхәммәтовна оныкларны, балаларны сыйларга ярата.

- Балалар, дигәннән, газета укучыларыбызны гаиләгез белән дә таныштырып китсәгез иде.

- Улларым Альберт белән Радик тормышта үз юлларын таптылар дип беләм. 4 оныгыбыз бар, хәзер алар өчен җан атып яшибез. Руслан югары милиция мәктәбенең 3 нче курсын, Лена 3 нче сыйныфны «5»ле билгеләренә генә тәмамладылар. Роберт Испаниядә яши, анда ул профессиональ теннис белән шөгыльләнә. Төпчек оныгыбыз Роняга 3 яшь.

- Робертны теннис уйнарга дөнья күләмендә чемпион исемен йөртүче Рафаэль Надальның тренеры Франциско Ройг өйрәтә, дип ишеткән идек...

- Әйе, Роберт 6 яшеннән теннис уены белән кызыксына башлады. Секцияләргә үзем йөрттем. Шәһәребездә теннис уйнар өчен уңайлы шартлар булмау сәбәпле,  Робертның сәләтен ачык күргән тренер Екатеринбург шәһәренә җибәрергә тәкъдим итте. Ә аннары аны Барселона шәһәренең теннис академиясенә урнаштырдык. Бүгенге көндә ул тәүлегенә 8 сәгать теннис уйнап, хәрәкәтләрен эшкәртә. Нәтиҗәләре бик яхшы. Үзенә 14 яшь булуына карамастан, 16 яшьтәгеләр белән уйный. Инглиз, испан, рус телләрендә иркен сөйләшә.

-  Ришад Сабирович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, сезне киләсе юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек, имин тормыш, бәхетле озын гомер, уңышлар телибез.

Р.КАНГАЗИНА.

Рәсемнәрдә: Р.Зиганшин; оныгы Р.Зиганшин Ф.Ройг белән.

 

Просмотров: 553 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 2
    Гостей: 2
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz