Югары уку йортларының инновацион инфраструктурасын үстерү дәүләт булышлыгы кысасында оештырылган федераль конкурста Төмәннең ике югары уку йорты җиңүче булды. Эксперт конкурс комиссиясе илебезнең уку йортларыннан килгән 199 гаризаны карады. Шулар арасыннан 56 югары белем йорты җиңеп чыкты. Болар рәтенә Төмән дәүләт университеты, Төмәннең нефть һәм газ университеты керәләр. Һәр җиңүче уку йорты федераль бюджеттан программаларын реальләштерү өчен ел саен 50 миллион акча алачак. Төмән дәүләт университеты гомуми 133 миллион сумга лаек.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.