Россиянең Төмән өлкәсе буенча эчке эшләр Министрлыгы идарәсе начальнигы генерал Корнеевка вакытлыча Дагстан Республикасы министры вазифасын үтәүче полиция полковнигы В.Салютиннан Мактау хаты килде. Хезмәткәрләрнең югары дәрәҗәдә хәзерлекләре, аларның Дагстан Республикасында тәртип, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүләре, хәрби бурычларын намуслы үтәүләре өчен рәхмәт белдерелгән. Дагстан Республикасында командировкада булганда Төмән спецназ отряды үзен һөнәри грамоталы, батыр, кыю, җитди итеп күрсәтте.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.