Төмән драма театры француз актеры Жерар Депардьены үзенә эшкә чакырырга планлаштырып, аңа сроклы хезмәт килешүе, шәһәр үзәгендә фатир бирергә әзерлеген белдерә. Драма театры җитәкчесе Сергей Осинцев әйтүенчә, бөек актерга официаль чакыру Раштуа каникулларыннан соң җибәреләчәк. Ә труппада ул март аеннан эшли башлаячак. Килешү буенча аның 16 мең сум хезмәт хакына - 22%, аннары - 10% һәм тагы 15% урал коэффициенты кушылып, ничә роль башкаруына карап өстәмә түләнәчәк. "Күптән түгел Жерар Депардье якташыбыз Григорий Распутин ролен уйнады. Безгә аңа күрсәтеп гаҗәпләндерә алырлык әйберләр күп. Төмәннән 100 чакрым ераклыкта булган Покровское авылында Г.Распутинның шәхси музее, аннары 200 чакрымда гына Себернең рухи башкаласы - Тубыл шәһәре урнашкан. Гомумән, Себер - төрле тарихи вакыйгаларга бай җир”, - дип әйтә С.Осинцев.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.