Төмәндә электр металлургия заводын төзү проектына Дәүләт инвестиция фонды бер миллиард сум күләмендә булышлык күрсәтәчәк. Бу акча 320 МВА куатле ярдәмче станция төзүгә китәчәк. Станцияне 2012 елда эксплуатациягә тапшырачаклар. Предприятие мәйданына электр корыч эретүче мич, корычны мичтән тыш эшкәртү җайланмасы, аны туктаусыз коючы машина, Италиядә ясалган "Даniеli”прокатлау станы кайтты. Оешма төзелеш индустриясендә, нефть һәм газ секторында, машина төзүдә бик мөһим булган 550 мең тоннагача сортлы металл прокатлар җитештерәчәк.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.