Өлкәдә башлангыч һәм урта профбелемнең уку-материаль базасын камилләштерү буенча зур эш эшләнде: 6 ел эчендә мәгариф учреждениеләренә 4 млрд сум акча салынды. "Әмма административ чаралар белән генә һөнәри белем системасын үстереп булмый, укуны тәмамлаучыларның сыйфатын күтәрүдә кызыксынган бизнесменнарны җәлеп итәргә кирәк», - ди губернатор В.Якушев. Квалификацияле кадрлар әзерләү буенча да проблемалар бар. Соңгы ике елда регион өчен мөһим булган яңа һөнәрләр һәм белгечләр ачылды: яктырту челтәре буенча электр монтажчы, яшелләндерүче, яр буенда тотучы балыкчы, исәпләү техникасын программа белән тәэмин итүче, транспортта сервис, газ-нефть үткәргечләрне эксплуатацияләү, төзелештә дизайн һәм башка.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.