Төмәнлеләр олимпия уты эстафетасы факел йөртүчеләре исәбенә керергә мөмкинлек алдылар. 15 январьдан катнашу өчен Coca-Cola эстафетасы партнерыннан гариза кабул ителә башлады. "Сочи-2014” оештыру комитеты, 14 яшьтән алып бөтен россияленең факел йөртү шансы бар, ди. Соңыннан олимпия уты факел йөртүчеләр хокукын алу конкурсларын эстафетаның башка партнерлары – "РЖД”, "Ингосстрах” игълан итәчәкләр. Эстафетада барлыгы 14 мең факел йөртүче катнашачак. Аның маршруты Россиянең барлык регионнары аша узачак, бу исәпкә Төмән, Тубыл шәһәрләре дә керә. Өлкә эстафетаны 2013 елның декабрендә кабул итәчәк.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.