25-26 майда өлкә үзәгендә World Masters дзюдо буенча халыкара чемпионат үткәрелде. Спорт сарае аренасына ике татами куелды. Бүләкләү тантанасы сәхнәдә барды. Турнир трансляциясен 120 илдән уңыш теләүчеләр карадылар. Ирләрдә дә һәм хатын-кызларда да җиде авырлык категорияләрндә бүләкләрнең 14 комплекты уйналды. Турнирда дөньяның иң яхшы 16 дзюдоистлары бил алыштылар. Ярыш җиңүчеләре 700 очко алдылар.Чагыштыру өчен: Европа чемпионаты "алтыны” өчен 400 балл, планета чемпионаты җиңүчесе өчен 900 очко бирәләр. Төмән татамиенда дөньяның 45 иленнән 220 бик көчле спортчылар көрәштеләр. Россия җыелмаларының олылар һәм яшьләр составына Төмән өлкәсеннән 17 вәкил керде.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.