2012 елда Төмән өлкәсе пропуск пунктлары аша төрле юнәлешләргә 243 мең чит ил гражданнары юл алганнар. Миграция ташкыны 12 ай эчендә бер ярым тапкырга арткан. 2011 елда охшаш күрсәткеч 165 мең кешене тәшкил иткән. 2012 елда регионда булган чит ил кешеләренең 98,6% - СНГ республикаларына керүче гражданнар. Казахстан – 123 мең, Үзбәкстан – 46,3 мең, Таҗикстан – 33,8 мең, Кыргызстан – 15,4 мең, Азәрбайҗан – 12 мең кеше пропуск аша узган.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.