Төмән өлкәсенә президенты Эндрю Сомерс җитәкчелегендә Америка сәүдә-промышленность палатасы делегациясе килеп китте. Океан артындагы кунаклар Төмән эшкуарлары белән контактлар Биржасында катнаштылар, өлкә хөкүмәтендә губернатор Владимир Якушев белән очраштылар. Регион башлыгы Төмән өлкәсенең тотраклы экономик үсеш белән аерылуы һәм инвесторлар өчен зур кызыксыну уятуы турында әйтте. Безнең регион АКШ белән хезмәттәшлек итүнең перспективасын мондый тармакларда: машина төзүдә, агропромышленностьта, нефть һәм газ секторында, сәүдә, туризмда һәм башкада күрә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.