Бу юлы алар Индрәй урта мәктәбендә җыелыштылар. Завуч Кафия
Тилимбаева мәктәп белән таныштырып үтте: "217 укучыга 15 укытучы белем бирә.
Укытучылар коллективының күбесе авыл кызлары.
Татар теле һәм әдәбияты фәнен Рәүфә Алеева, Мәргубә Шәрипова һәм
башлангычларда Гөлия Арыпова укыта. Алар барысы да филологлар һәм алдагы икесе
рус теле һәм әдәбияты предметын да алып баралар”, - диде ул. Индрәй мәктәбе
өлкә генә түгел, Россия, халыкара күләмдә үзен таныта. Мәктәп укучылары татар
теле буенча региональ олимпиадаларда еш катнашалар, быелгы уку елы башында гына
халыкара олимпиадага да барып кайттылар. Рәүфә Гафият кызы рус филологиясе
белгече булса да, татар телен укытуны да нәтиҗәле алып бара.
- Мин татар телен мәктәп елларында бик яратып укыган идем. Хәзер
инде туган телебезгә мәхәббәтне балаларга да җиткерергә тырышам. Әлбәттә,
әдәбиятны яңадан кабатлап, өйрәнеп чыгарга туры килде. Минем чын күңелдән
яратып эшемне алып баруым укучыларга да күчә дип уйлыйм. Ә олимпиадаларга
дәрестә генә әзерләнеп булмый, өстәмә эшләргә туры килә. Шул ук вакытта рус
теленнән дә калышмаска кирәк. Авырлыкны сизмим дә мин.
Семинарга килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары чара турында
үз фикерләрен белдерделәр.
Гүзәлия Муллачанова, Шыкча урта мәктәбе, район методик берләшмә
җитәкчесе: "Бүген безнең өчен
зур бәйрәм булды. Семинарларга гел шатланып барабыз. Индрәй мәктәбендә дә
дәресләрнең төпле, нәтиҗәле үтүен беләбез. Ел саен аларның нәтиҗәләре югары.
Өлкәдә генә түгел, Казанда регионара олимпиадаларда да югары урыннар алып,
районның данын күтәрәләр. "Таң йолдызы” кебек фестивальләр дә индрәйләрсез
үтми. Укытучылар кыен темаларга дәрес сайлаганнар, белем бирүнең төпле булуы
күренеп тора. Әлбәттә, бер генә дәрестә бөтен белемне күрсәтеп бетереп булмый,
системалы эш алып барылмаган булса, шушындый яхшы дәресләр күрсәтә алмаслар
иде. Күп еллар дәверендә тырышып эшләгәнгә күрә, укучылар матур итеп татарча
сөйләшә беләләр. Билгеле сәгатьләр саны аз булса да, класстан тыш актив
эшләүләре күренеп тора. Традицияне саклыйлар, түгәрәкләр бар, коллективның,
музейның дус, актив эшләве, Галия апа Сагитуллина шикелле энтузиаст өлкән
укытучылар булуы да яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм итәләр. Телне үстерүдә,
саклап калуда тагын да бергәләп эшләрбез дип уйлыйм”.
Әлбинур Бакиева, Каскараның икенче урта мәктәбе: "Беренче дәресне алтынчы сыйныфта Рәүфә Алеева алып
барды. Дәреснең темасы "Исем фигыль» диеп билгеләнгән иде. Дәреснең тибы: яңа
материалны өйрәнү. Миңа дәреснең башлануы бик ошады. Укытучы аны күптән түгел
үткән укытучылар көне белән бәйләгән. Балалар такта алдына чыгып, үзләренең
әниләре турында кечкенә иншаларын укыдылар, шигырьләрдән өзекләр сөйләделәр.
Аннан соң укытучы сиздермичә генә яңа темага алып килде. Балалар
дәреснең материалын тиз үзләштерделәр, тырышып эшләделәр. Укытучы төрле
материаллар кулланган, яңа технологияләрдән файдалану яңа теманы үзләштерүне
тагын да җиңеләйтте. Слайдлар аша мәгънәле текстлар күрсәтелде, сүзлек эше алып
барылды.
Балалар туган телләрендә иркен аралаша белүләрен, ана телләрен нык
яратуларын күрсәтеп бирделәр. Дәрес миндә уңай тәэсир калдырды”.
Азалия Гәбдрәхимова, Муллаш мәктәбе: "Мәргүбә Шәрипованың сигезенче сыйныфта үткәргән
"Теркәгечле тезмә кушма җөмлә” темасын өйрәнүгә багышланган дәресе миңа ошады.
Яңа теманы өйрәнү дәресе иде, ул кагыйдәләрне өйрәнгәч, әдәбият
дәреслекләреннән алынган өзек белән балалар белемнәрен ныгытып куйдылар. Димәк,
бу форманы кулланырга мөмкин икән, чөнки вакыт аз, әдәбият дәресләрендә
әсәрләрнең аерым моментларына тукталмыйча гына китәбез. Презентация белән
музыкаль элемент бик уңышлы кулланылган”.
Рәйсә Рәхимова, Талымхан урта мәктәбе укытучысы: "Ачык дђреслђргђ анализ, класстан тыш чара, доклад
тыћлаудан соћ мђктђп музеена экскурсия оештырылды.
Сагитуллина Галия Хђмзђ кызын Тљмђн районында белмђгђн кеше юк,
дип ђйтергђ дђ була. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул авыл, мђктђп музеенда
эшли, татар телендђ түгђрђклђр алып бара. "Љйлђре яћа булса да, безнећ авыл
борынгы”, - дип сљйлђп китте Галия апа. Галимнђрнећ ђйтње буенча, Индрђй књле
янында кешелђр 5000 ел яшђп килђлђр. Авыл исеме "Андрей” дигђн рус ир исеме
белђн йогаш. Индрђй табигате – матур уникаль почмак. Тљмђн тирђлђрендђ Индрђй
књллђре – ић зур књллђр системасы. Шуларныћ олы
мђйданлысы – Олы џђм Кече Индрђй күллђре (15 кв.км). Шул ике књлне 2,5 км сузылган тар утрау
аерып тора.
Индрђй књллђре – њрдђклђр питомнигы да. Индрђй табигате матур булган кебек,
кешелђре дђ матур. Алар матур йортларда яшилђр. Мђктђптђ электђн килгђн
традициялђр саклана. Монда туган телнећ байлыкларын љйрђнеп, аны њстерергђ
тырышалар”.
Дәресләрдән соң, мәктәпнең җыр-бию осталары матур концерт тәкъдим
иттеләр, шигырь сөйләделәр, Г.Камалның "Безнең шәһәрнең утлары” һәм
Т.Гыйззәтнең "Чаткылар” әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Монда да сынатырлык
түгел икән индрәйлеләр. Кунаклар Халидә Динмөхәммәтова, Рәмзия Усманова,
Г.Сагитуллинага класстан тыш чараны әзерләүдә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Чараның йомгаклау өлешендә Акъяр мәктәбенең яшь укытучысы Алсу
Кәримова туган тел дәресләрендә белемнең сыйфатын тикшерү формалары турында
тәҗрибәсе белән уртаклашты. Г.Муллачанова өлкә олимпиадасына заманча әзерлек
чараларын төшендереп үтте.
Алдагы очрашу - Ямбай мәктәбендә.
Г.ВӘЛИЕВА.
|