Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2012 » Декабрь » 22 » ТАТАР УКЫТУЧЫСЫН ХӨРМӘТЛӘП
20:52
ТАТАР УКЫТУЧЫСЫН ХӨРМӘТЛӘП

Узган атнада  "Татар укытучылары династиясе”, "Сыерчык-2012”, "Иң яхшы татар теле, әдәбияты укытучысы” бәйгеләре Тубылның  унбишенче мәктәбендә узды. Бәйрәмчә бизәлгән концерт залында катнашучыларны өлкә мәгариф департаменты белгече О.Ф.Гроо, өлкә татар конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе В.С.Ташкалова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Р.М.Насыйбуллин котладылар. Бәйгенең тантаналы өлешендә себер-татар мәдәният үзәге артистлары Рөстәм һәм Руслан Маметовлар башкаруында "Туган тел ”җыры яңгырады, кунакларның игътибарына нәфис сүз осталары башкаруында шигырьләр, милли биюләр тәкъдим ителде.

Традициягә әверелгән "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты  укытучысы” бәйгесендә быел алты укытучы катнашты. Беренче урынга Тугыз мәктәбе укытучысы В.Н.Ибукова, икенче урынга  Вәчир мәктәбеннән Г.Т.Турышева, өченче урынга Киндерле мәктәбеннән И.Р.Хәйруллин чыктылар. Бу бәйгедә жюри рәисе Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбенең татар теле укытучысы Х.Х.Кирамова булды. "Татар укытучылары династиясе” бәйгесендә жюри рәисе итеп педагогия фәннәре кандидаты К.С.Садыйков сайланды. Биредә Рәхмәтуллиннар, Рябиковалар, Тишкаевлар-Хисмәтуллиннар, Шамратовалар,  Хәбирьяновалар гаиләләре иҗади чыгышлары аркылы үзләренең династияләре белән таныштырдылар. Берсеннән-берсе кызыклы, тирән  эчтәлекле презентацияләре милли рухта төзелгән иде. 

Рәхмәтуллиннар династиясе белән таныштыручы Ф.А.Давлетшинаның чыгышы укытучылар белән балаларның бердәмлеген күрсәтте. М.А.Рябикова гореф-гадәтләребезне түкми-чәчми яшь буынга тапшыру кирәклеге турында сүз алып барды. Шамратовлар белән таныштыручылар укучылары булдылар. Нурилә апалары турында җылы сүзләр, шигъри юллар белән Альбина Сәитова, Игорь Иванов, Семен Селезнев һәм башкалар тулы мәгълүмат бирделәр. Шамратовлар 360 ел гомерләрен бу хезмәткә багышлаганнар. Быелгы иң яшь династияләрнең берсе – Хәбирьяновлар гаиләсе булды. Аларның иҗади чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Тишкаевлар-Хисмәтуллинар династиясе белән А.С.Мирязова таныштырды. Ул бу династия укытучыларының мәгариф өлкәсендә күп еллар хезмәт итеп яңалыклар кертүе турында сөйләде. Һәр династия укытучылары дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр. "Сыерчык-2012” балалар өчен оештырылган конкурста катнашучылар Себер татарлары язучысы Я.К.Зәнкиевның әсәрләре буенча әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. 

Жюри рәисе В.С.Ташкалова иде. Биредә Санниково мәктәбеннән "Мирас” командасы (җитәкчеләре Г.Х.Колмәмәтова) беренче урынга, Тугыз мәктәбеннән "Тугыз кызлары” командасы  (В.Н.Ибукова) икенче урынга, Төмәннең "Дуслык”командасы (Х.Х.Кирамова) өченче урынга лаек булдылар. Бәйгеләрдә катнашучыларның һәммәсе дипломнар, махсус  призлар белән бүләкләнделәр. Оештыручылар – Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбе, өлкә татар конгрессы, өлкә мәгариф департаменты, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты балаларга сыйфатлы белем бирү, укытучы һөнәренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү максатыннан бу бәйгеләрне үткәрүне традицияга керттеләр.

Р.УМИТБАЕВА.

Категория: новости области | Просмотров: 510 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 5
    Гостей: 5
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz