Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Декабрь » 14 » ТАТАР АВТОНОМИЯСЕ НИЧЕК ЯШИ?
18:25
ТАТАР АВТОНОМИЯСЕ НИЧЕК ЯШИ?


Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы чираттагы утырышын

Вагайда үткәрде.

Утырышта автономия әгъзалары белән бергә Вагай районы администрациясе башлыгы Рамай Фәрид улы Сөнгатуллин, район мәгариф һәм мәдәният идарәләре җитәкчеләре А.А.Сафрыгин, А.В.Снопов катнаштылар. Автономия советы рәисе Ришад Сабир улы Зиганшин көн тәртибе белән таныштырып, әле яңа гына чираттагы срокка район башлыгы итеп сайланган милләт өчен куйган тырышлыклары өчен Р.Ф.Сөнгатуллинга, С.Х.Надеинага

Мактау грамоталары тапшырды.

Вагай районында татарлар белән эш алып баручы Сәлиха Хәбибулла кызы Надеина кыскача башкарган хезмәтләре белән таныштырып үтте:

- Районда яшәүче 24200 кешенең 48%ы татарлар, - диде ул. – Милли-мәдәни автономиянең төп максаты – татар халкының политик, социаль, рухи һәм мәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерү; милли үзаңын уяту; тарихка ихтирамлы караш булдыру; мәдәният, телне, милли гореф-гадәтләрне үстерү, сәнгатьне саклау. Район автономиясенең эшен уңышлы алып баруда советтагы 11 кеше – татар хәрәкәте активистлары көч куя. Без һәр чарада катнашырга тырышабыз, татар авылларында милли һәм дини бәйрәмнәребез уздырылып тора, районда татар мәдәнияте фестивален оештыру матур гадәткә әверелде. Өлкә күләмендә үткәрелгән "Минем гаиләм – минем байлыгым” бәйгесендә Карагайдан Баймуратовларның икенче урын алып кайтуы, райондашларның бөтенроссия "Түгәрәк уен” фестивалендә, өлкә "Себер йолдызы” һәм "Татар егете” фестивалендә, "Яңарыш” газетасы юбилеенда, башка конкурсларда актив катнашулары – безнең өчен горурлык. Әле күптән түгел генә "Укытучылар династиясе” бәйгесендә ике татар гаиләсе чыгыш ясады.

8 мәктәптә татар теле укытыла, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе эшли. Алар шагыйрьләрнең, язучыларның юбилейларын, олимпиадаларны үткәрүдә зур эшләр башкаралар. Аның эшендә Афузания Насыйбуллина булышып тора, рәхмәт аңа.

Соңгы ике ел эчендә Тугыз, Юрмы юнәлешендә юллар салынды. Аусак урта мәктәбе, район мәдәният йорты төзелеп бетәргә тора. Яшьләр "Яшь гаилә” программасында актив катнашалар, "Үз-үзеңне тәэмин итү”,  мәшгульлекне тәэмин итү программалары буенча 294 һәм 66 гаилә материаль ярдәм алдылар.

Районда  милли мәгариф

Аннары мәгариф идарәсе җитәкчесе Александр Анатольевич этнокультуралы компонентны тормышка ашыру мәсьәләләренә тукталып үтте: "24 мәктәпнең (7 – урта, 1 – төп, 7 – аз комплектлы) укыту планнарында этнокультуралы компонентка сәгатьләр бирелә. Райондагы 2665 укучының 1301е татар милләтеннән. 12 укытучы икенче класстан башлап атнасына ике мәртәбә туган тел буенча дәрес алып баралар, 194 бала түгәрәкләргә йөри. Ел саен район туган тел һәм әдәбияты олимпиадасы оештырыла, анда үткән ел Юрмы, Казанлы мәктәпләре укучылары уңышлы чыгыш ясадылар, өлкәдә җиңү яулаган Алсу Мөхәммәтъярова (Юрмы) Казанда 4 нче урын алып кайтты. 4-8 нче класслар өчен дә туган тел буенча олимпиада үткәрү традициягә әверелде. Өлкә күләмендә Казанлы мәктәбеннән 4 нче класс укучылары арасында Ролан Уразов, 5–8ләр арасында Гүзәл Кузакбердиева беренчелеккә ирештеләр (укытучылары Г.Уразова, А.Зимагулова). "Киләчәккә адым” фәнни-практик конференциясендә Карагай укучылары Адилә Әшрәпова, Данияр Уразов (фәнни җитәкчеләре Р.Әбүсәгыйтова, В.Айнуллина) өлкә күләмендә югары урын алдылар. Яшь һәм сәләтле балаларга ярдәм итү йөзеннән Тугыз мәктәбе укучысы Ниязбигә Корманбакиевага Төмәндәге "Академия успеха” лагерена юллама тапшырылды. Тугыз мәктәбеннән В.Ибукова, Юрмыдан Г.Гайсина "Ел укытучысы”, Юрмыдан Г.Гайсина, В.Гайсина һәм Казанлыдан А.Зимагулова "Минем иң яхшы дәрес” район бәйгеләрендә үзләрен сынадылар, тәҗрибә тупладылар. Тугыз, Карагай, Аусак, Абаул мәктәпләренең сайтлары эшли.

Өлкә Думасы оештырган "Минем яраткан укытучым” фотоконкурсында Аксурка мәктәбеннән Г.С.Әхмәтчанова катнашты.

Музейлар эше дә шактый гына активлашты. Өлкә мәктәп музейлары буенча смотр-конкурсыта Карагай мәктәбе музее (җитәкчесе Н.М.Мурзина) 3 нче урын алды.

Этнокультуралы компонентны тормышка ашыруда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кыска  вакытлы төркемнәр булдыру да зур йогынты ясый.

Яңа стандартлар кертү белән этнокультуралы компонентның рамкалары да киңәя, анда мөмкинлекләр арта. Туган телне, әдәбиятны, туган як тарихын өйрәнү тулысынча саклану белән бергә, укудан соң вакытны да уку яисә класстан тыш сәгатьләр өчен куллану рөхсәт ителә. Һәм стандартлар төзегәндә РФ гражданында этник, мәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алып шәхес формалаштыру бурычы үтәлә.

Тубыл шәһәре 15 нче мәктәбе директоры Сәит Заир улы Хисмәтуллин өлкә мәгариф музее фондын тулыландыруда катнашканнары өчен Вагай районы мәктәпләре коллективларына рәхмәт белдерде. Районда милли мәгариф эше уңышлы алып барыла, диде ул.

Мәдәният эшенең

куелышы

- Муниципаль максатлы программа нигезендә безнең эшчәнлекнең төп юнәлешләре - халыкка тиз арада кирәкле мәгълүматны җиткерү, мәдәнияттә һәм ял итүдә ихтыяҗларын сыйфатлы канәгатьләндерү, халыкны үзешчән  сәнгатькә тарту, ял өчен мөмкинлекләр булдыру, бюджет акчасын рациональ файдалану, - дип башлады сүзен Александр Владимирович. - Районда бер ял һәм мәдәният үзәге, 18 мәдәният йорты, 16 авыл клубы эшли (аларның 15е татарлар күпләп яши торган авылларда). Быел үзешчән  сәнгатьтә катнашучылар "Татар егете” (Казанлы авылы егете), "Таң йолдызы” (Коллар һәм Юрмыдан катнашучылар лауреат булдылар), "Салават күпере” (Юрмы), бөтенроссия фольклор фестивальләрендә (Тугыз), өлкә сабантуенда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Киләсе елда да план буенча милли сәнгатьне (вокал, хореография, фольклор, театр түгәрәкләре) үстерү, мәдәният оешмасына методик яктан, оештыруда ярдәм күрсәтү, район һәм өлкә буенча чараларда катнашырга әзерләнү дәвам итәчәк.

Вагай үзәк китапханәләр системасында 26 китапханә-филиаллар, үзәк китапханә, аның балалар, тарихи-туган якны өйрәнү бүлеге исәпләнә. 10 китапханә татар авылларында урнашкан. Татар әдәбияты фонды 1823 экземплярны тәшкил итә. Һәр милли китап йорты "Яңарыш”, Сөембикә”, "Идел”, "Казан утлары”, "Акчарлак” газет-журналларын яздыра. Аларда туган телдә төрле чаралар үткәрелә, бөек шәхесләрнең юбилейлары билгеләп үтелә. Аксуркада татар көнкүреш мәдәнияте музее да бар, анда, Тугызда, Карагайда "Хуҗабикә”, "Изге очрашулар”, "Оста кул”, Казанлыда "Ислам”, "Әдәби очрашулар” клублары утырышлары үтә. Юрмыда балалар сабантуе узды.

Районда татар сәнгате буенча сәләтле балалар күплеге, алар белән актив эш алып барылмавы, үз тырышлыклары белән генә бәйгеләргә чыгулары турында фикерләр әйтелде. Киләчәктә халыкның яртысын татарлар тәшкил иткән районда үз белгечләребез укып чыгып, алар мәдәниятне үстерү буенча югары дәрәҗәдә эш алып барырлар дип ышанасы килә, бу эштә район администрациясе ярдәменнән башка зур уңышларга ирешеп булмый. 

Киләсе  елга планнар

2011 елда өлкә сабантуен Вагай районында үткәрергә тәкъдим булды.

Халыкара фәнни-практик конференциягә әверелгән "Сөләйманов укулары” киләсе елга да Төмән дәүләт университетының гуманитар тикшеренүләр институты профессоры А.П.Ярков җитәкчелегендә үтәчәк, аның беренче оештыру комитеты утырышы узган, анда комитет әгъзалары билгеләнгән, бүгенге көндә 29 доклад тәкъдим ителгән.

Төмән шәһәре милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Д.М.Абукин шәһәрдә башкарылган эшләр турында әйтеп китте: "Чимги-тура” тарихын тирәнрәк өйрәнергә археологик казынулар алып бару өчен дәүләт 22 сутый җир бирә. Тарихи скверда һәйкәл урнаштыру буенча төрле чаралар үтте, аларда без дә катнаштык, әлегә һәйкәл кую вакытын күчереп тордылар”.

Җирле шагыйребез Булат Сөләймановның туган йортын торгызырга мөмкин түгел, шуңа да 15 нче мәктәптә өлкә мәгариф музеенда аның иҗатына багышлап урын бирергә дигән карарга килделәр.

Аксакаллар советы председателе З.Х.Низамов автономия әгъзаларына Федоров, Федюнинский, Шарпатов, Якин исемендәге дипломнар тапшырды.

Вагайда күтәренке, оештырылган рухта үткән тирән эчтәлекле  утырышта күп сораулар ачыкланды, көн тәртибенә куелган мәсьәләләр һәркайсы бердәм рәвештә каралды.

Г.ВӘЛИЕВА.

 

Просмотров: 800 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz