Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Апрель » 12 » ТАНТАНАЛЫ ДА, МОҢСУ ДА БУЛДЫ ЧЫГЫШЛАР
10:00
ТАНТАНАЛЫ ДА, МОҢСУ ДА БУЛДЫ ЧЫГЫШЛАР


6 нчы апрель көнне Тубыл шәһәрендә танылган язучы, Габдулла  Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты якташыбыз Якуб Камали улы Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган кичә үтте.

Чарада күренекле шәхесләр, студентлар, укучылар, язучының якын туганнары катнаштылар. ”Себер нурлары” ансамбле башкаруында "Туган тел” җыры яңгыраганнан соң, алып баручы Юлия Әхмәтшина: ”Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен күпсанлы орденнар, медальләр белән бүләкләнгән, гомер юлын укытучы хезмәтенә багышлаган РСФСР мәктәбенең Атказанган укытучысы,1952-55 елларда Тубыл РОНОсы мөдире, күп еллар өлкә мәктәпләрендә математика-физика укытучысы, мәктәп завучы һәм директоры булып эшләгән,”Иртеш танңары”, ”Ялкында өтелгән мәхәббәт” романнары, өч йөзгә якын мәкаләләр авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Якуб абый Зәнкиевка быел 96 яшь тулган булыр  иде”, - дип башлап, сүзне шәһәр Думасы рәисе Н.П.Зольниковка  бирде. Якуб Камали улын яхшы белгән Николай Петрович язучының кешелекле, киң күңелле, ачык йөзле булганы, намуслы хезмәте белән хөрмәт яулаганы турында сөйләде, Хуҗайлан мәктәбендә эшләгән елларын искә алды. Алсу Якуб кызы әтисен гаиләдә үрнәк, кайгыртучан, оста тәрбияче, киңәшче булганын әйтеп, тәрбияви темага кызыклы фактлар китереп, гаиләләрендә узган бәйрәмнәрне искә алды, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен юллады. Тантаналы да, моңсу да булган чыгышлар һәркемнең күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды. Чыгыш ясаучылар С.Ф.Ильясов, К.С.Садыйков, С.З.Хисмәтуллин ”Зәнкиев укулары”н ел саен үткәрергә кирәклеге турында сөйләделәр. Киләсе елга  бергәләп конференция оештыруны, шәһәрдә яңа урамга  Я.К.Зәнкиев исемен бирүне кайгыртуны эш планнарына керттеләр. Сәхнәдән язучының якты истәлегенә, киңәшчесе, таянычы, илһамчысы, иҗади тормышында ирешкән уңышларында зур өлеш керткән, абыйның тормыш иптәше Р.Ш.Зәнкиевага  багышланган җырлар яңгырады. Сәхнәдән җирле шагыйрәләребез Г.Т.Абайдуллина, Г.Х.Абдрахманова иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Килүчеләр язучыны җылы сүзләр белән искә алдылар, хатирәләре белән уртаклаштылар. Кичә тәмамлангач, кунаклар себер татар мәдәният үзәгенең икенче катында урнашкан Я.Зәнкиевның музеенда булдылар. Монда мәдәният үзәге җитәкчесе Сафиулла Ильясов кызыксынучыларның сорауларына җавап бирде, киләчәккә планнары белән таныштырды.

 Римма УМИТБАЕВА.

Г.Саитов фотолары.

Категория: новости области | Просмотров: 423 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 5.0/5
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz