Туган якның тарихын, табигатен, яшәгән халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, традицияләрен, динен, телен, мәдәниятен өйрәнү кирәкле һәм файдалы эш. Туган җирең турында аз гына мәгълүмат тупласаң да, ул тарихка кереп калачак. Вакыт уза, буын алышына, һәр чор кешеләрен авылының тарихы кызыксындыра. Мин үзем Түбән-Тәүде районы, Киндерле авылында туып үскән. Мине үз авылымның гына түгел, бер районда урнашкан башка татар авылларының да тарихы һәм бүгенгесе, халкы бик кызыксындыра. Без - якташлар. Районның казанышларына карап бергә куанабыз, кайгы-фәлән килсә бергә уртаклашабыз. Бер һава астында яшибез һәм су эчәбез.
Менә Эске авылына юл алдык. Хәзер җәйнең иң гүзәл вакыты. Һәр җирдә яшеллек, кырлар-урманнар еракка сузылып офыкка тоташкан. Бер урамлык чуваш авылы - Кече Хуторның эченнән узып Чугунаевога юлыбызны дәвам иттек. Кече Хутор җыйнак кына, чиста авыл икән. Чугунаевога кергәч, бизәкле йортларга, калай түбәле, заманча стильдә төзелгән өйләргә игътибар иттек. Өч чакрымлы авыл бигрәк матур урынга урнашкан. Кайбер йортларның бәрәңге бакчалары урманга тоташкан. Авыл өч кисәккә бүленгән – Чугунаевога, Поселокка, Эскегә. Поселок белән Эскене зират бүлеп тора. Эскегә керү белән мәһабәт булып манаралы мәчет утыра. Үзәк юлның ике ягында да йортлар урнашкан. Уң якта башка урамнар да урын алган, сулда, авыл кырыенда, яңасы да салына. Анда инде яшьләр яңа өйләр торгызалар.
Без беренче булып авылда зур ихтирамга лаек Әкмәл Шиһап улы Хәйруллинга туктадык. Әкмәл абый ачык йөз белән каршы алды. Ул 1935 елны туган, сугыш вакытында җиде яшеннән күтәреп колхоз печәнлегендә богыл салдырганнар. Без аннан үзе турында сораштык.
- Моннан өч чакрым ераклыкта Елмарыда тудым. Ул 35 йортлы авыл иде. 4 сыйныфкача монда укыдым. 5 бала үстек һәм бер племянница. Хәзер өч бертуган калдык. 1960 елны Эскегә күчендек, монда өй торгызып 50 ел яшәп куйдык. Әти оста куллы кеше иде, олы яшьтә булгач сугышка алмадылар. 1943 елны операциядән соң үлде, ул вакытта миңа 8 яшь иде. Германиядә хезмәт итеп кайтканнан бирле, 1955 елдан "Велижанский” совхозында шофер булып эшләдем. 1970 елны Чугунаево мәктәбенә шофер, хуҗалык мөдире булып күчендем, монда пенсиягә чыкканчы эшләдем. Тормыш иптәшем Саҗидә мәктәп директоры булды, рус телен укытты. Ул вакытларда мәктәптә 600дән артык бала укый иде. Чугунаевогача юл начар, язын-көзен пычрактан әллә ничә килограммлы тикшерергә дәфтәрләр күтәреп бер-ике чакрымны йөри иде. Ике бала тәрбияләдек. Хәзер оныклар да үстеләр, бер оныкчыгым да бар. Исән-сау булсыннар,- дип ул сөйләде.
Әкмәл абый тырыш, эшчән, гадел, аралашучан кеше. Озак еллар абзар тулы сарыклар асрый. Бакчасында бәрәңге, яшелчәләр үстерә. Тормыш иптәше Саҗидә апаның гына гомере кыска булды, 50 яшендә генә дөньядан китте.
Менә Мөнәвәрә Мөхәммәтшинаның өе янына җиттек. Мөнәвәрә апа Мәсрүрә Зарип кызы Ниязова белән капка төбендә эскәмиядә утыралар икән. Без аларга авылның тарихы белән кызыксынуыбызны әйттек.
Мөнәвәрә Нургали кызы Елмарыда туган. 1946 елны тормыш иптәше, 1958 елны әтисе дә, әнисе дә дөнья куйгач, авыл таркалгач, Эскегә күченеп килә.Эске мәктәбе ябылгач, Казанлыда (Икенче) биология, тарих фәннәрен өч ел укыта. 1960 елдан пенсиягәчә Чугунаево мәктәбендә эшли.
- 1890 еллар тирәсе Татарстаннан бер мулла килгән. Аннары патшаның күчереп урнаштыру буенча указы чыккач, туганнарын да китергән. Ә 1832 еллар тирәсе авылга Ферганадән сартлар килгәннәр, боларга Ярулиннар токымы керә. Авылда җирле халык яшәгән. Беркүпме килүче татарлар Чугунаевога, Васьковага урнашканнар. Чугунаеводагылар яшәп калганнар. Революция башлангач, рөхсәт алып Газизуллиннар, Хәмидуллиннар, Тимербулатовлар килгәннәр. Революциягәчә янгын ике тапкыр булган. 1905 елда, янгыннан соң, авылның тарихы башлана дисәк тә була.
Революция алдыннан Кәбир баба Халиков белән Әнвәр Халиковның әтисенең генә йортлары калган. Мәчетебезне Ямбайның меценат Нигъмәтулла хаҗи Ниязов Камали муллага акча биреп салдырган. Бу революциягә аз вакыт калгач булырга тиеш. Коммунистлар заманында манарасын кискәннәрендә елап карап тордык, ул озак еллар клуб ролен үтәде. Аны менә ремонтлап төзекләндердек, Аллага шөкер, мәчетебез хәзер бик матур. Поселок 1960-1961 елларда "Велижанский” совхозы гөрләп эшләгән елларда салынды, - дип бәян итте Мөнәвәрә апа.
Мин монда туып үстем. Югары Тәүдедә 46 ел яшәдем, соңгы 18 елында аптекада савытлар юдым. Сугышта катнашучының хатыны буларак, Төмәндә фатир бирделәр. Рәхмәт хөкүмәткә. Сугыш вакытны авылга Ленинградтан составы белән өч йөзләгән балалы интернатны күчерделәр. Укытучылары, тәрбиячеләре, хезмәтчеләре бергә иде. Яхшы киенгән Ленинград сабыйлары безнең сәләмәгә төренгән авыл балаларыннан куркып качалар иде. Соңыннан ияләштеләр, дуслашып елап озаттык үзләрен. Алар бәрәңге утырттылар, борчак чәчтеләр, - дип Мәсрүрә апа сөйләде.
Мәрзия Әхмәтгали кызы белән Йосып Вәлиш улы Сирачевлар 59 ел бергә яшәп куйганнар. Бу кеше гомере өчен аз түгел. Йосып абый 82 яшь белән барса да, егетләр шикелле төз, җитез, хәрәкәтчән. Сугыш вакытында Кытайда армиядә булган. Ул авылда зур ихтирамга лаеклы ага. Тормыш иптәше белән 6 бала тәрбияләгәннәр, хәзер оныкларына куанып яшиләр. Безне, чәйдән өстен булмагыз, дип түргә дәштеләр. Без Мәрзия ападан сугыш еллары турында сораштык.
- Әти сугышка киткәндә өч бала калдык. Ул яраланып, контузияләнеп 1944 елны кайтты. Ике аяк арасына таяк кыстырып кына йөри алды. Кич җитсә палас астына кереп кычкыра, сөйләшми дә, ишетми дә. Без куркып елый идек. Әбиебез төрле үләннәр эчереп төзәтте. Әти тулысынча савыгып озак яшәде, - дип ул бала вакытын сыкранып искә алды.
Сәгъдия Нурмөхәммәт кызы Бәширова бакчада утанып йөри иде. Эшен бүлдергән өчен гафу үтенеп, бакчага терәлгән эскәмиягә утырып сөйләштек.
- Гомерем буе Эскедә яшәдем, үзем - себер татары. Әйдүк Корманов, Гайфулла Хәлитов, Тимербулатовлар, Мусиннар - җирле халык, һичкаян килмәгәннәр. Авылда әүвәлгедән ясаклылар да, сартлар да, Саратов якларыннан килгән татарлар да яши.
1947-1951 елларда Эскедә сәркатип-хисапчы булып эшләдем. Аннары фермада бригадир итеп куйдылар. Бу эшне 4 ел башкардым. Барлыгы фермада 30 ел эшләп "Хезмәт ветераны” булып пенсиягә чыктым. 7 бала тәрбияләп үстердем, - дип сүзен йомгаклады Сәгъдия әби.
Бу авылда менә шундый көр, күтәренке күңелле, эш сөючән кешеләр яши. Поселокта шифаханә, кибет, мәдәният йорты, мәктәп эшли, авыл хакимияте, "Девятьяров” хуҗалыгы идарәсе урнашкан. Ферма, пилорама гөрләп эшли. Халыкка эш бар, яшьләр дә авылдан китмиләр. Урта мәктәптә йөздән артык бала белем ала, татар теле укытыла. ИП ”Девятьяров” - районда алдынгы хуҗалыкларның берсе. Аны тәҗрибәле җитәкче Басыйр Әхмәт улы Девятьяров җитәкли. Хезмәткәрләре аны хөрмәтлиләр, рәхмәтләрен белдерәләр.
Бөек Ватан сугышы кырларында да ир-егетләр һәлак булып кала, күпләр имгәнеп-яраланып кайта. Мәктәптән ерак түгел, поселокның нәкъ уртасында, сугыштан кайтмаган авылдашларга багышланган һәйкәл куелган. Ул ел дәвамында чәчәктә утыра. Батырлар онытылмый!
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.