Төмәннең һәм Түбән Саксониянең яшь егет-кызларына цивилизациясез җирдә, тайгада, 10 көн яшәргә туры килә. ”Көчле кешеләр” проектын спорт һәм яшьләр политикасы буенча өлкә департаменты оештырды. 30 кешедән торган яшьләр “десантын” Ялутор шәһәре янында, Сәел күле буендагы “Непоседы” палаткалы лагерьда урнаштырдылар. Германиядән килгән катнашучыларны тәрҗемәче озата. Проектның азагында яшьләр ансыз да бер-берләрен аңларлар дигән өмет бар. Алар Себернең матур табигатендә суда коткару эшләре, урман сызыгын үтү күнегүләрен өйрәнәләр.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.