Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2011 » Август » 22 » Төмәннең 425 еллык туган көне
11:51
Төмәннең 425 еллык туган көне

Төмәннең 425 еллык туган көне бик зурдан үткәрелде, әмма иртә белән һава торышы еламсырап торган иде, төштән соң туктамастан яңгыр яварга тотынды. "У природы нет плохой погоды” диләр, халык бәйрәмгә сагынган, чиләкләп яңгыр явып торса да, һичнигә карамастан чын күңелдән ял итте. Шәһәрнең төрле почмакларында компанияләр, оешмалар, фирмалар тарафыннан балаларга, яшьләргә, олыларга уеннар, бәйгеләр оештырылды.  Төрле яктан микрофон тавышлары яңгырады. Бөтен чараларны карап булмады, әмма берничәсен бик яратып күзәттек. Мәсәлән, Төмәннең 400 еллык мәйданында иске модельле автомобильләрнең ярышы үткәрелде. Аларны хуҗалары ничек кенә бизәмәгәннәр, машиналарның ниндие генә юк. Хәзерге заман балалары иске транспортларга шаккатып карадылар. Призлы урыннар алучыларны драма театры каршында дипломнар белән бүләкләделәр.

Үзәк универсаль кибет (ЦУМ) каршында матур бизәлгән зур сәхнәдә Төмән, Чиләбе, Свердловск шәһәрләре артистлары концерт куйдылар. Халык күп иде, яшь егетләр  яңгыр явуга карамастан,  курткаларын салып сәхнә каршында дәртләнеп биеделәр. Ә Төсле бульварда "Мимикрия” театры артистлары  "ходункиларда” йөреп тамаша ясадылар, "Мегафон” челтәре  уеннар оештырды, аттракционнар эшләде.

31 июльдә озак барган капиталь ремонттан соң Төмәннең Коммуны урамында урнашкан ФК "Тюмень”("Геолог”) стадионынының тантаналы рәвештә  ачылуы булды. Монда 10 меңгә якын халык җыелды. Стадион ифрат заманча матур эшләнгән. Халык өчен бөтен уңайлыклар алдан каралган. Стадион кырына карап шәһәрең өчен горурлык хисе уянды. Монда гаять зур электрон табло куелган, як-якка экраннар беркетелгән, уен кырында нәрсә барганы якыннан күренә. Стадионны тулысынча трибуна уратып алган. Полиция хезмәткәрләре һәр кешене җитди тикшереп, уяу тордылар. Ачу тантанасыннан соң футбол матчын карадык. Мәскәү эстрада артистлары җыелма командасы белән Төмән шәһәре хакимияте, өлкә хөкүмәте, спорт ветераннары җыелма командасы  ярыштылар. Нәтиҗәдә 2:2 очко белән футбол тәмамланды.

Моннан соң Россия эстрада  "йолдызларының” концерты булды. Монда "Рондо” төркеме,  Николай Трубач, Игорь Саруханов һәм башка танылган артислар чыгыш ясадылар. "Стадионыгыз бик шәп, мәскәүлеләргә дә көнләшерлек!”-  диде Саруханов. Мондый зур бәйрәм карап,  стадионнан күтәренке рух белән таралыштык.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Просмотров: 449 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 6
    Гостей: 6
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz