Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Июнь » 6 » ТӨМӘНДӘ “ДУСЛЫК КҮПЕРЕ” ҮТТЕ
16:39
ТӨМӘНДӘ “ДУСЛЫК КҮПЕРЕ” ҮТТЕ


Үткән шимбәдә милләтләр эшләре һәм мәдәният буенча өлкә комитетлары, өлкә милли-мәдәни оешмалары, "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты җитәкчелегендә Төмән шәһәренең Төсле бульварында 16 нчы "Дуслык күпере” өлкә фестивале үтте. Көннең салкынча булуына карамастан, иртәнге сәгать  җиделәрдә үк бульварда халыклар үз "милли йортлар”ын төзү белән мәшгуль иделәр. Фестивальдә өлкәдә яшәүче 24 милләт үзләренең милли мәдәниятен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, ризыкларын, өс-киемнәрен тәкъдим итеп, якладылар. Җыелган халыкны бәйрәм белән котларга милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Е.М.Воробьев, урынбасары В.В.Хоменко, ЯНАО дәүләт Думасы рәисе С.Н.Харючи һәм милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре килгәннәр иде, алар чараның халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда мөһим роль уйнаганын барлап, киләчәктә дә аралашып, ярдәмләшеп яшәргә чакырдылар. Аннары кунаклар һәр "милли йорт”та булып, халыкның көнкүреше белән танышып, әзерләп китерелгән ризыклардан авыз итеп, тамаша карадылар. Ә мәйданда махсус ясалган ике сәхнәдә концерт барды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе (рәисе Р.С.Зиганшин) җитәкчелегендә районнарда яшәүче милләттәшләребез чыгышларын оештыруда өлкә автономиясенең башкарма директоры Т.С.Мирасов белән "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге җитәкчесе Г.Н.Хәлитова зур эш башкарганнар. Безнекеләр бай табыннары, декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе, моңлы җырлары, кунакчыллыклары белән аерылып тордылар. Быел да Исәт районы, Югары Егәнле мәдәният йорты хезмәткәрләре (Р.Камалова) зур әзерлек белән килгәннәр. Йортларында кош һәм хайваннарның карачкылары, сулы зур табакта табан балыклары йөзә, идәнгә кулдан бәйләнгән келәмнәр түшәлгән, милли киемдәге бер «әби» сандык өстенә утырып "киндерагач”та йон эрли, икенчесе тегермән тарта. Алар әле авылдашлары Бөек Ватан сугышы Герое Б.Янтимировка һәм сугышта катнашкан 175 кешегә багышланган стена газетасы ясаганнар. Яркәүлеләр (Г.Фәхретдинова) үзләренең пешереп китергән тәмле ризыклары белән мактауга лаек булдылар. Түбән Тәүде районы, Тарман авылыннан килгән "Саз” ансамбле (Җ.Касыймов) кунакларга матур җырлар бүләк иттеләр. Сәхнәдә Төмән шәһәренең "Дуслык” халык ансамбле (Х.Мирхәйдәров), "Әмәл” иҗат студиясе (М.Сагидуллин), "Чимги” уен-кораллары ансамбле (Ә.Назыров), "Гүзәл” бию ансамбле (П.Черанева), Ялутор шәһәренең "Сандугач” халык ансамбле (З.Кожевникова), Тубыл шәһәреннән М.Шагбанова, Вагай районыннан Ш.Идрисова (Р.Рамазанова) чыгыш ясадылар. Аларга Ришад Сабир улы Зиганшин рәхмәт әйтеп Мактау кәгазьләре тапшырды.

Р.КАНГАЗИНА.

Просмотров: 572 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz