РФ Президентының Урал федераль округындагы тулы хокуклы вәкиленең урынбасары С.Сметанюк "Ермак” җыелма студентлар төзү отрядының эшен бәяләде. Бүгенге көндә "Ермак” составы Төмән, Чиләбе, Свердловск өлкәләре югары уку йортларыннан 70 егетне тәшкил итә. Алар Лабытнанги янындагы Обская станциясендә Обская-Бованенково магистрален төзиләр. ОАО ”Ямалтрансстрой” яшьләрне тулысынча эш белән тәэмин итә һәм карый. С.Сметанюк иң актив 10 егеткә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.