Бу көннәрдә Халыкара биатлончылар союзы президенты (IBU) Андерс Бессеберг Төмән районында урнашкан "Жемчужина Сибири” спортның кышкы төрләре үзәгендә булды. Аны үзәк белән өлкә губернаторы В.Якушев таныштырды. Делегация әгъзалары спортчыларга яшәү өчен төзелгән уңайлы йортларны, сервис һәм медицина үзәкләрен, стадионны, атышу урынын, чаңгы базасын карадылар. Ел дәвамында монда кунакханә төзеләчәк. Март азагында үзәктә чаңгыда узышу буенча Россия чемпионаты үткәреләчәк.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.