Төмән шәһәренең якты, матур, зиннәтле татар
мәдәният йортында 2013 елның "Супер әби” бәйгесе булып үтте.
"Кая барыйм, вакытны ничек уздырыйм”, - дип
аптырап торучы милләттәшләребез дә байтактыр. Дөнья булгач, төрлесе һәм төрле
кешеләр бар бит. Ә менә мәдәният үзәгендә уздырылган шундый кичәләргә нигә
килмәскә, рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп кайтыр идегез, ичмасам. Монда бит
татар кешесенә һәрвакыт ишекләр ачык, бушлай, төрле кичәләр оештырыла, рәхим
итеп килегез генә. Аннан күңелләрегез күтәрелеп, бәйрәм чаткысы алып
кайтуыгызга иманым камил, шуны ышандырып әйтә алам. Аллага шөкер, патша
сарайларыдай барып керер мәдәният йортыбыз бар, моңа горурланып, без, татарлар,
бердәм яшик, диясе килә.
"Супер әби” бәйгесенә дә тамашачының аз килүе
борчуга салды. Инде күп еллардан бирле үзәктә уздырылып килә торган шушы бәйге
елдан-ел яңара, яктыра бара. Лилия Гафият кызы Кәримова җитәкчелегендәге
мәдәният үзәге хезмәткәрләре дә бәйгене тырышып оештырганнар.
Бәйгедә дүрт кеше: Төмәндә яшәүче Мәрьям Әскәрова, Шыкчадан - Сәкинә Әминова, Каскарада яшәүче Тимербикә Корманова һәм Фәрзәнә Хәбибуллина катнаштылар. Алар "Үзләре
турында”, "Тәмлешкә”, "Сәләтле әби”, "Тыңламаган бала” биремнәренә, әйтерсең,
гомер буена әзерләнгәннәр. Чыннан да, бу сынауларга алар тормыш юлы аркылы
сыналып үткәннәр. Шуның өчен аптырап, каушап калу, кыюсызлык чалымнары аларда
сизелмәде. Гүзәл хатын-кызларыбыз барлык осталыкларын җигеп, чын батырларча
ярыштылар. Әлбәттә, жюридагыларга: җирле шагыйрь Заһид Гаталхан улы
Акбүләковка, мин һәм "Төмән шәһәре "Себер татарлары” татар милли-мәдәни
автономиясе” җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Динар Марсель улы Абукинга бу
ярышта урыннар билгеләве җиңел булмады. Бертавыштан жюри чыгарган нәтиҗә буенча
Ф.Хәбибуллина - 1 нче урынны, М.Әскәрова - 2 нче урынны, Т.Корманова 3 нче урынны
яулап, С.Әминовага диплом һәм барысына да
бүләкләр тапшырдылар. Бер биремнән соң супер-әбиләребез икенчесенә
әзерләнгәнче, үзәкнең яшь артистлары җырлар, биюләр белән чыгышлар ясадылар. Ике
куянны бер юлы аткан төсле, концерт та, актив әбиләребез чыгышын да карадык.
Тырышып-тырмашып шундый бәйгеләрне әзерләгәч,
"Яңарыш” битләрендә көнен, вакытын билгеләп белдерү чыкса, тагын да яхшырак
булыр иде. Татарлар бит хәзер газета аркылы белдерүләр буенча концерт һәм
кичәләргә йөрергә өйрәнделәр. Өлкә газеталары арасында "Яңарыш”та иң арзан
белдерү бәясе. Шуның өчен, минемчә, теләк кенә булсын. Ә без аларны бастырырга
һәрвакыт әзер, рәхим итегез. Милләттәшләребезнең Төмән татар мәдәният үзәгенә
юллары да, һичшиксез, ачылачак.
Наилә САФИУЛЛИНА.
|