СУГЫШ ДӘҺШӘТЛӘРЕ БҮГЕНГЕДӘЙ ХӘТЕРЕНДӘ
Яшь олыгайган саен, якыннарың
тарафыннан күрсәтелгән юк кына игътибарга да шатланасың, ә инде җәмгыять,
дәүләтебез күрсәткән хөрмәт һәркемебезгә канатлар куя. 9 Май бәйрәме алдыннан
сугыш ветераны Гомәр Йосыф улы Әхмәтҗановның хәлен белергә кергәндә,
бабай Губернаторыбызның Бөек Җиңү белән
котлап язган открыткасын укып утыра иде. Безнең белән күрешкәннән соң, зур
саклык белән ул аны язу өстәленә утыртып куйды. Шул арада ул әле үткән ел бер
бүлмәле фатир бирелгәнен искә төшереп, пенсияне вакытында китерүләренә сөенеп
алды... Тиздән үзенең 90 яшен билгеләп үтәргә җыенган олпат гәүдәле, ачык
зиһенле, яшь чагындагы матурлыгын бүген дә җуймаган бабаебыз кызы һәм оныгы
белән яши. Алсу апа үзе дә лаеклы ялда булгач, бар игътибарын әтисенә юнәлткән:
”Көннәрне әти белән кухняда чәйләр эчеп, сөйләшеп үткәрәбез. Бер гасырга якын вакыт эчендә искә алып сөйләрлек
вакыйгалар җитәрлек”, - дип әйтә ул.
Гомәр Йосыф улы Яркәү районы, Тамат
авылында туып-үсә. Сәет җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Тубыл педучилищесына
укырга керә. Шунда 3 ел белем алып, кулларына таныклык алган яшьләр саубуллашу
кичәсендә күңел ачып йөргәндә, киләчәккә булган бар якты уйларын чәлпәрәмә
китергән, үттән әче, кылычтан үткен
булган әлеге ике сүз – "Сугыш башланды!” дигән хәбәр ишетәләр. Шул көнне ук
егетләрнең барысын да военкоматка чакырталар, ә кызлар тизрәк якыннары янына
кайту юлын карыйлар. Гомәр Йосыф улы башта Төмәнгә, аннары Томск хәрби
училищесына җибәрелә. 1942 нче елны сержант званиесе бирелеп, Ленинград
шәһәренә, 14 нче артиллериячеләр полкына билгеләнә, ә анда ул топография бүлеге
белән идарә итә. Биредә аңа бик мөһим операциядә катнашырга туры килә. Сержант
Әхмәтҗанов үзе белән ике кеше һәм камауда калган шәһәргә туктамыйча атып торган
артиллерияләрнең урыннарын билгеләп штабка хәбәр итеп торыр өчен махсус
приборлар алып, шәһәр читендәге җимерек бер йортка барып урнаша, алар дошманга
сиздермичә күзәтү эшләре алып баралар. Бер көнне һавада безнең самолетлар
күренеп, алар билгеләгән ут нокталарын шартлатырга керешәләр. Күз яшьләре аралаш
шатлыклы бу күренеш Гомәр бабайның бүген дә хәтерендә. Шуңа ул сөйләгәндә күз
яшьләрен тыеп тора алмады. Блокада өзелгәч, телефон элемтәсе үткәрүчеләр
полкында хезмәт итә. 1945 нче елның 29 нчы январенда сержант Әхмәтҗанов
Кенигсберг шәһәре тирәсендә барган бәрелештә авыр яралана, госпитальгә эләгә,
аннан аны тылга озаталар. Сугыш бетеп, туган авылына кайткач, башта укытучы,
соңыннан колхоз рәисе булып эшли. Сабыр холыклы, үзе кебек үк укытучы булып
эшләгән тормыш иптәше Сәхибҗамал Габдрахман кызы белән бәхетле озын гомер
кичереп, 5 бала үстерәләр. Кызганычка каршы,
4 ел элек хатыны үлеп китә. Бу кайгы Гомәр Йосыф улы сәламәтлегенә каты
бәрелә, 3 тапкыр инфаркт кичерүгә карамастан, хөрмәтле ветераныбыз әле дә жиңүчеләр
сафында нык басып тора. Сугыш дәһшәтләрен башта ул балаларына, ә хәзер инде
онык-нәбәрәләренә сөйли. Һич тә маҗаралы әкият итеп түгел! Яшьләребез бүгенге тыныч тормышыбызның
кадерен белсеннәр өчен дип тырыша ул...
Р.КАНГАЗИНА.
|