Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Апрель » 24 » СТУДЕНТЛАР СЫНАТМАДЫЛАР
11:37
СТУДЕНТЛАР СЫНАТМАДЫЛАР


Төмән дәүләт университетында узган конференция кысаларында профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина җитәкләгән "Тюркологиянең актуаль проблемалары” секциясендә татар бүлеге студентлары 19 доклад тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышларын тыңлап бәя бирергә Төмән университеты экономика фәннәре кандидаты Марат Хәмит улы Хәсәнов, радиоспорт буенча дөньякүләм чемпионы Зыятдин Хђял улы Низамов, җирле шагыйребез Заһит Акбүләков, "Этнос” балалар үзәге хезмәткәре Мөнирә Хөснетдинова, Төмән районы, Индрәй авылы хакимияте башлыгы урынбасары Рузилә Исмәгыйлева, Шыкча музее хезмәткәрләре Хәмдия Кызылбаева белән Гөлнара Шакирова, башлангыч класслар укытучысы Әнисә Алеева, Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбенең татар теле укытучысы Зөлфия Калгаманова чакырылганнар иде. Шыкча мәктәбеннән чыгыш ясарга татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова әзерләгән 3 укучы да килгән. Конференцияне студент Альберт Шәрипов алып барды, ярдәмчесе итеп Гөлнара Хәйруллина билгеләнде. Студентларның кайберләре  чыгышларын туган телебездә башкарганнар, аларның темалары күренекле якташларыбыз Б.Сөләйманов, Ф.Әхмәтова-Урманче, Ш.Гаделша иҗаты һәм тормыш юлларына багышланган булуы күңелне күтәрде. Гөлназ Юсупованың тирән эчтәлекле фәнни хезмәте рус телендә язылган булса да, ул кунакларны туган телебездә сәламләп, бирелгән сорауларга рәхәтләнеп татар телендә җавап бирде. Шыкча мәктәбеннән килгән 10 нчы класс укучысы Закир Баязитовның кызыклы чыгышын кунаклар бик яратып, укучының үзен тотышы, аңлаешлы сөйләвенә сокланып утырдылар. Аның доклады Явызбы авылы астанасына багышланган иде. Закир үзе астана караучылар токымыннан булганга, тикшеренүенә зур әһәмият биреп, җентекләп башкарган. Конференция ахырында чыгыш ясаучыларга урыннар бирелеп кечкенә бүләкләр, Мактау кәгазьләре тапшырылды. Беренчелекне Г.Юсупова алды, 2 нче урынга З.Баязитов чыкты, 3 нче урын Рамилә Әхмәтшинага, 4 нче урын Шыкча урта мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Айгөл Янтимировага һәм 5 нче урын Диана Булатовага бирелде. Студентлар каршында З.Низамов, З.Акбүләков чыгыш ясап, уңышлар теләделәр, китапларын бүләк иттеләр.

Р.КАНГАЗИНА.

Просмотров: 444 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz