Яркәү районындагы дустыбыз Фәрит Мөхәммәтҗанов Гилево поселогы, элекке "Рассвет” совхозы территорияләрен "Эконила” оешмасы алуын хәбәр итә. Димәк, бу якларда чирәм җирләр яңадан эшкәртелеп, тукландырылып, мул уңыш бирә башлаячаклар. Ә бу арада анда "Маяк” төзелеш фирмасы 2500 эре терлеккә исәпләнгән мегаферма өчен мәйдан әзерли. Аны 3 елда төзеп бетерергә планлаштыралар икән.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.