Шушы көннәрдә губернатор В. Якушев Вагай районына барды. Ул анда район хакимияте хезмәткәрләре, предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашты. Аларны чын күңелдән бөртеклеләрне уңышлы урып-җыю белән котлады. Быел Төмән крестьяннары 1230 мең тонна икмәк җыйдылар. Бу уңыш регионның икмәккә ихтыяҗын тулысынча каплый. В.Якушев төзелеп торучы спорт комплексында булды. Объектны 2011 елның май аенда ачарга планлаштырылган. Хәзерге вакытта Вагайның нәкъ үзәгендә мәдәният йорты салалар. Агропромышленность комплексы актив рәвештә үсә. Быел 8 мини-ферма төзелгән. 2010 елда 8 меңнән артык квадрат метр торак тапшыру планга куелган.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.