Үткән елда уртача керем 2008 нче ел белән чагыштырганда 1,4 %ка арткан һәм һәр кешегә 17,6 мең сум туры килгән. Ә уртача бер айлык эш хакы 20,8 мең сум тәшкил иткән. Бу сан Россия күләмендәге уртача күрсәткечтән 10 %ка югары. Төмән статистика идарәсе мәгълүматлары буенча, 1 апрельгә өлкәдә барлык эш хаклары да түләнгән. Эшсезләр саны да кими (бүгенгә 5738 кеше). Эшсезлекне бетерү өчен йөзләгән миллион сум акча түгелә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.