Төмән районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Түбән Тәүде районы коллегаларында кунакта булдылар. Белгечләрнең игътибар үзәгендә - авыл хуҗалыгы терлекләрен комбиазык базасы белән тәэмин итү, аларны саклау ысулы һәм продуктивлыгын күтәрү методикасы. Җитәкчеләр Б.А.Девятьяров крестьян-фермер хуҗалыгына бардылар. Бүгенге көндә хуҗалыкның 300 савым сыеры бар. Бер сыердан елына 8 мең килограмм сөт савыла. Монда кукурузага басым ясалган. Төмән районы җитәкчеләре ООО”Молоко”ның 1200 баш савым сыеры булган терлекчелек комплексы белән дә таныштылар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.