РФ Президентының мәгариф өлкәсендәге май
аенда чыккан указларының реальләштерү барышын Төмән өлкәсе хөкүмәтендә губернаторы
Владимир Якушев үткәргән киңәшмәдә карадылар. Монда тема буенча доклад белән
регионның мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер чыгыш ясады. Мәгариф
системасы тулысынча вакыт таләпләренә туры килергә тиеш, диде губернатор.