Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Февраль » 4 » СӘЛӘТЛЕЛӘРНЕ БАРЛАУ – ЗАМАНА ТАЛӘБЕ
13:31
СӘЛӘТЛЕЛӘРНЕ БАРЛАУ – ЗАМАНА ТАЛӘБЕ
2010 ел – Укытучы елы



Белүебезчә, Россия президенты Дмитрий Медведев «Безнең яңа мәктәп» илкүләм инициативасын күтәреп чыкты. Әлеге программада якындагы елларда мәгариф үсеше стратегиясенең асылы тулаем чагылдырылган. Аның бер өлеше талантлы балаларга ярдәм итүгә багышланган. Сәләтле яшьләр – илнең байлыгы. Безнең өлкәдә дә ел саен район һәм өлкә олимпиадалары үтә. Быел узган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадага этнокультуралы мәктәпләр җитди төстә әзерләнгән. Бу очракта аңа сораулар төзегән һәм жюри комиссиясе җитәкчесе булган Сания Хәйретдин кызы Насыйбуллина фикерләре белән танышмый мөмкин түгел иде.

- Сания апа, быел бу бәйгедә катнашучы мәктәпләр саны шактый булды шикелле?

- Олимпиадада катнашучылар саны башка еллар белән чагыштырганда күбрәк булды – 27 укучы. Бу сан 2000 елда күзәтелгән иде. Класслар буенча караганда, төрле районнардан 9 нчыдан - 11, 10нардан – 9, 11 нче класстан 7 бала килгән. Алар барысы да район олимпиадаларында 50%тан да артык баллар җыйнаган дигән сүз. Районнарга караган вакытта, иң актив катнашучылар рәтендә әле дә Төмән районы үз урынын бирми (9 укучы), Ялутор районыннан 7 укучы, Вагайдан – 4, Түбән Тәүдедән – 1, Аромаштан, Тубылдан, Төмәннең 52 нче мәктәбеннән 2 шәр укучы үз даннарын яклау өчен өлкә үзәгенә җыелдылар. Беренче мәртәбә бу сәләтле яшьләр исемлегендә Тубыл районының Күкрәнде, Төмән районының Ямбай, Талымхан, Вагай районының Юрмы мәктәпләре укучыларын күрергә мөмкин булды. Тик менә Яркәү районыннан гына беркем килмәве кызганыч иде.

- Бу балалар атнасына берәр сәгать татар теле һәм әдәбиятын өйрәнеп үскән буын бит инде. Нәтиҗәләрдә ничек чагылды икән ул?

- Татар теленнән барысы җиде бирем бирелгән иде, анда традицион сораулар да, яңалары да кертелде. Һәркайсы класска тестлар, сүзләргә аңлатма бирү, тәрҗемә эшләре, транскрипциядә язу, җөмлә-кагыйдәләрне дәвам итү, фонетик, морфологик, синтаксик анализлар ясау тәкъдим ителде. 9 класска килгән вакытта, тугыз укучыдан сигезе биремнәрен 50 %тан югары дәрәҗәдә үтәгән. Бу инде әйбәт күренеш дип билгеләп үттек. Алар сүзләрнең мәгънәсен аңлатуны, тәрҗемә эшләрен авырсынганнар. 10 нчы классларда да "сүзнең мәгънәсен икенче сүз белән аңлатырга” дигән биремне бөтенләй балл белән эшләүчеләр дә күренә. Димәк, укучылар аңлатмалы сүзлекләр белән эшләмиләр, яисә дәресләрдә яңа терминнар белән эшләү сүлпәнрәк бара. Тәрҗемә эшләрендә балл җыю мөмкинлеге күп иде, кайберәүләр моннан файдалана алмаганнар. Мәсәлән, "В заседании присутсвовал министр образования” җөмләсендә күпләр "заседание” сүзен тәрҗемә итә алмаганнар, ә "министр образования”не "белем министры” итеп, төрлечә тәрҗемә ясаганнар.

- Монда сезнең сүзне бүлеп, Сания апа, бу укучыларның "Яңарыш” газетасын алып аена бер санын гына карап чыксалар да, бу өлкәдә белемнәре шактый артыр иде, дип әйтәсем килә. Анда бу сүзләр татарча еш кулланыла. 11 нче класс укучылары, заманча укыту процессында терминнарга нигезләнеп укыту таләбе куелганга күрә, терминнарны аңлатып бирергә тиешләр иде. Ләкин алар "рецензия”, "дискуссия” сүзләрен дә аңлата алмаганнар. Транскрипция, анализларны җиңел башкарганнар, ә менә җөмлә төзүдә аксыйлар икән.
Әдәбияттан шигырьләрне белүләре, әсәрләрне укулары тикшерелде. Ләкин бу белемнәре канәгатьләндерерлек түгел. Балалар биремнәрне авырсындылармы?

- Сораулар дәреслектән карап, программага нигезләнеп төзелә. Сәгатьләр саны аз дип жәлләп эшләмибез аларны. Бу сорауларга җавап бирә алган укучы программаны бик яхшы үзләштергән дигән сүз. Бер үк дәреслек, программа белән укыган, тәҗрибәле укытучылар белем биргән укучыларның бер үк биремнән төрлечә балл җыюлары педагогның туган тел белән кызыксындыру сәләтенә бәйле, минемчә.

Категория: 2010 ел – Укытучы елы | Просмотров: 903 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz