Региондагы барлык сөтнең 54,3%ын эшкәртә торган «Данон-Юнимилк» компаниясе сөтнең литрын 11,88 сум белән сатып ала, ә өлкәдә аның үзбәясе быелга 13,4 сум дип хәбәр ителгән иде. Ә «Золотые луга» 13,4 тән 16 сумга кадәр, «Тюменьмолоко» 13,5 сум бәя куя. Хуҗалыклар продукцияләрен түбән хак белән сатып, шактый зыян күрәләр. Бу турыда өлкә Думасы депутаты Ю.Конев чираттагы брифингта әйтеп китте, Дума утрышында да бу мәсьәләгә игътибар бирергә, «Данон-Юнимилк» компаниясе белән сөйләшүләр алып барырга килештеләр.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.