Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2011 » Октябрь » 30 » “Шытыр-шатыр” - мактанычыбыз
12:59
“Шытыр-шатыр” - мактанычыбыз

Аның җитәкчесе – Илшат Хәмидуллин, Илшат Габдуллин, Рада Глазырина кебек талантларны үстергән Гаяз Габдуллин.  2007 нче елда оешкан ансамбль өч елдан бирле бөтенроссия "Түгәрәк уен” фольклор фестиваленең йөзек кашы булып килә, өлкә фольклор фестивалендә дә аңа тиңнәр булмады. Кабардино-Балкариядә үткән халыкара фестивальдә дә яшь талантларыбыз беренчелекне яуладылар. Ә "Таң йолдызы”, "Радуга” өлкә фестивальләрен әйтәсе дә юк - аларда әллә ничә номинациядә лауреат исеменә ирешәләр. Бу уңышларның нигезе нидә икән соң? Моңа кадәр берничек тә аерылып тормаган балалардан йолдызлар ясый алган җитәкчегә илһам, көч кайдан килә?

- Мин кечкенәдән үк сәхнәдән төшмәгән инде, - дип сүз башлады бу сорауга җавап итеп Гаяз Васил улы. - 3 яшьтән әтинең тальянын күтәреп йөреп, туздырып бетергәнмен. Мәктәптән соң, Казанда тугыз айлык курсларда һөнәри югарылыкта баянда уйнарга өйрәндем. Бу сәләт сәнгать җанлы әти-әниемнән күчкән, дияргә дә була, бик матур табигатьле туган ягым Башкортостанның Ярмәкәй районы, Исламбахты авылы суы-һавасы, тирәлеге дә үз өлешен керткәндер.

Гаяз Габдуллинны тормыш җилләре себер якларына – Нижневартовскка алып килә, анда да ул татарларны эзләп табып, татар-башкорт театрында шактый абруй казана. Түбән Тәүде районының Киндерле авылында яңа мәдәният йортында гөрләтеп концертлар оештырганы, балаларны төрле яктан сәнгатькә тартырга тырышканы хәтердә саклана. "Өлкә күләмендә Фәрит Хәким оештырган ярышларда катнашып, җиңү яулап, бүләккә икешәр гармун күтәреп кайткан елларны үкенечле бер горурлык белән искә алам, - ди ул. - Мәдәнияткә игътибар көчле, шәп оештыручылар бар иде ул чорда. Хәзер Конгресс ярдәмендә ансамблебезгә матур киемнәр тектердек. Кием үрнәкләрен музейлардан эзләп, китаплардан карап, тәңкәләренә кадәр сызымнар әзерләдек”.

Киндерледә гомерлек яр табып, кавышып, хәзер хатыны Альбина белән егет һәм кыз үстерәләр. Альбина да музыкаль шәхес, биергә ярата. Балалары да үзләренә ошаган: Илшат кечкенә яшьтән җыр-бию, уен коралларында уйнау буенча район, өлкә, Россия, халыкара күләмдәге бәйгеләрдә җиңеп кайта иде. Хәзер мәдәният һәм сәнгать колледжында белем ала, һөнәри осталыгын күтәрә. Илүсә әлегә авыл мәдәният йортында шөгыльләнә. "Шытыр-шатыр”ның актив әгъзасы ул, 6 нчы класста укый. Менә дистә ярым ел инде Гаяз Васил улы Төмән районының Шыкча авылы данын күтәрә. Башта мәктәптә музыка дәресләрен алып барган талант иясен клубка чакыралар. Ун еллап педагогик стаж туплаган иҗат кешесенең күңеле барыбер күбрәккә - яраткан һөнәрен яшьләргә өйрәтергә, яңа талантлар үстерергә, үзе дә үсәргә өметләнә инде. Клубта ул хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек таба. Төрле түгәрәкләрдә бар күңелен биреп, рәхәтләнеп балалар белән шөгыльләнә. Ләкин мәктәпне дә ташламый, ни дисәң дә, мәдәният хезмәткәре белән педагогның эш хакы әллә ни мактанырлык түгел икәнлеге һәркайсыбызга да мәгълүм. Соңрак, алай да, иҗат җиңә - хәзер ул мәдәният йортында иң актив хезмәткәр, мәдәниятчеләрнең район күләмендәге бәйгеләрендә дә алар гаиләсенә тиңнәр табылмады. "Хезмәтеңне җиренә җиткереп башкарыйм дисәң, ике урында эшләп булмый, аңа бөтен күңелеңне, вакытыңны бирергә туры килә”, - ди Г.Габдуллин.

Үз куллары белән ясаган, танышлары аркылы тапкан халык уен кораллары – аның чыгышларының бизәге. "Шытыр-шатыр” егет-кызлары кулында курай, озын курай, төрле тавышлы кубызлар, сирәк очрый торган шыбыжгы (яисә кыл кубыз), тальян гармуннары, думбра, кселофонны күреп, Казан профессорлары да сокланудан тел шартлаткан. Ә инде Мөслим Хәсәнов, Альбина Кәримова, Эльфрида Әхмәтҗанова, Рөстәм Җәлилов, Илүсә һәм Илшат Габдуллиннарның сәхнәдәге композицияләрен күреп, ерак Себердәге татар авылында шундый талантлар яшәвенә исләре киткән. Ис китмәслек мени? Алар биергә дә, җырларга да, уйнарга да булдыралар. Халкыбызның күңел төпкелендә яшеренеп яткан җәүһәрләрне кузгатып, яңартып башкаралар.

Борынгы бабаларыбыз акылы, зирәклеге, моңы, җорлыгы матур йолалар, гореф-гадәтләр тудырган. Зирәк, акыллы, киң күңелле, шаян телле халкыбыз күңелендә яшәгән бу әсәрләрне балалар бик теләп башкаралар. Үз милләтенең гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, традицияләрен яхшы белүче, аларны  үтәүче, рухи байлыкларыбызны яратучы, саклаучы балалар гына тыйнак һәм гадел, кешелекле һәм кунакчыл, ачык йөзле һәм олы җанлы була ала.

Киләчәктә тагын нинди үсешләргә ирешергә омтыласыз, дигән сорауга, Гаяз Васил улы уйланып: "Яшь буын үсә, коллектив гел алмашып тора, мәктәпне тәмамлап, башка уку йортларына китәләр, репетицияләргә йөрү кыенлаша, - диде. - Шуңа да кечкенәдән үк сәләтләрен тоеп, күреп, ансамбльгә тартырга тырышам.

Еракка фестивальләргә уку вакытында китә алмыйбыз. 3 ел элек беренче урын алган өчен Төркиягә халыкара фестивальдә катнашырга сертификат та биргәннәр иде, күптән түгел Казаннан да зур масштабтагы бәйгегә чакырдылар, тулысынча түләүсез, килегез генә, диләр. Инде киләсе елга "Түгәрәк уен” Самарада булырга тиеш. Аңа әзерләнербез, тик гел бер үк бәйгедә катнашу илһам өстәми шул, үсәр өчен тәҗрибә алырга мөмкинлек булган җиргә барасы килә.

"Мизгел” җыр ансамбле белән дә җитәкчелек итәм, авылыбыз үзешчән шагыйрәсе Гөлсинә Колчакованың шигырьләренә оранжировка язып, җырларны бәйрәмнәрдә башкарабыз”.

"Данның төбе - хөрмәт, хөрмәтнең төбе - хезмәт”. Кызыксынучанлык, яңалыкка омтылу, эзләнүчәнлек, тырышлык, үз эшенә мәхәббәт Гаяз Габдуллинга ил, халыкара күләмдә абруй казануга нигез була. Уңышлар сезгә, Гаяз Васил улы, "Шытыр-шатыр”лылар, чит илләр сәхнәсен дә яуларга насыйп итсен, илһам чишмәгез баетылып торсын!

Г.ВӘЛИЕВА.

Просмотров: 1045 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz