Төмән өлкәсендә Швеция көннәре тәмамланды. Өлкә хөкүмәтендә официаль кабул итү үткәрелде. "Бездә швед капиталы катнашында беренче предприятиеләр барлыкка килде. Алар арасында - "Фортум”, СИБЭС электродлар җитештерүче завод, ООО "Стройинвест” һәм башкасы. Гомуми тауар әйләнеше -70 миллион доллар. Предприятиеләр тагын да күбрәк булырга тиеш”, - дип сөйләде губернатор Владимир Якушев. "Россиядә электрны куллану швед күрсәткеченнән ике тапкырга югары. Швеция калдыкларны эшкәртүдә алга киткән. Җыелган сулардан газ китереп чыгару авыл хуҗалыгы фермалары өчен файдалы”, - диде Швеция вәкиле Вероника Бард Брингеус.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.